Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 17 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызларга универсаль пособие турында киң күләмле аңлату эшләре алып бара.
Әлеге дәүләт чараларының әһәмиятен исәпкә алып, шулай ук дөрес булмаган мәгълүмат алмас өчен Россия Пенсия фонды тарафыннан телеграмм - канал булдырылды.
Хөрмәтле коллегалар, әлеге каналга язылуыгызны, шулай ук туганнарыгыз һәм танышларыгыз белән сылтама белән уртаклашуыгызны сорыйбыз. Әлеге мәгълүмат безнең һәрберебез өчен файдалы һәм актуаль!