Сөйләшү сораудан башланды: "Хәзерге заман кешесендә толерант булу өчен нинди сыйфатлар җитми?" Укучылар үзләрен тылсымчы буларак күзаллап, планетабыздагы барлык кешеләргә иң матур сыйфатлар, хисләр бүләк иттеләр һәм барысын да тактага язып куйдылар.
Алып баручы инвалид балаларга, балалар йортларында тәрбияләнүче балаларга һәм картлар йортындагы ялгыз кешеләргә карата толерантлы булырга басым ясады.
Биредәге актуаль проблемаларны тулырак ачып бирү нияте белән студентларга социаль роликлар тәкъдим ителде. Бу аларны күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте, хәтта дөньяга карашларын, уй фикерләрен үзгәртте.