Очрашуга Арча педагогия көллиятенең 113 төркем студентлары, Арчаның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм «Нур» телерадиостудиясенең яшь хәбәрчеләре чакырылды. Катнашучылар журналистика өлкәсендә фикер алыштылар, журналларның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштылар. Катнашучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
Кунаклар яшьләргә үзләренең теләк-фикерләрен җиткерделәр. Киләчәккә алга атлап, уй-хыялларын тормышка ашырырга, бер урында тукталып калмаска дигән шигарь астында чараны тәмамладылар.