Эшкә килгәндә авылдашым, туганым, Арча станциясендә яшәүче Нәзирә апаны очраттым.
– Сугышта һәлак булган бабам турында газетага язасы килә, – диде ул. – Аның сугыштан язган хатлары да саклана. Бик булган кеше булган бит ул безнең бабай!
– Бик әйбәт булыр! – дип, хуплап алдым мин.
Озак та үтмәде Айванда туып-үскән, Вәгыйз абый белән Сания апа кызы Нәзирә апа Хуҗиева (авылда Нәзирә дип йөртәләр, чынлыкта ул Гөлнәзирә) редакциягә килде. Фотолар да алып килгән.
Алсу Сәмигуллина белән мин беренче тапкыр “Төп йорт килене” бәйгесендә очраштым. Сәхнәдә очып кына йөрде ул, үзен һәрьяктан булган, уңган итеп күрсәтте. Ул чакта нинди урын алганын хәтерләмим, әмма үзе турында язу теләге туды. Яшь кенә булса да, бик кызыклы шәхес булып тоелды ул миңа. Ниһаять, Алсу белән очрашу өчен мөмкинлек тә туды. Укытучы бит ул, димәк, тиздән һөнәри бәйрәме.
Роспотребнадзор идарәсе Арча , Биектау, Әтнэ, Балтач районнарындагы территориаль булегендә 2019 елның 02 нче октябрьеннән 16 нчы октябрьгә кадәр грипп хэм ОРВИ кисәтү чаралары буенча кайнар линиялэр эшли
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
“Кул сәгатен күрсәтеп алырмын дигән идем, Марсель абый эшләми икән инде”, – диде бер танышым. “Алай икән, – дим. – Урам буйлап җай гына килгәнен күрә идем, соңгы вакытта күренгәне юк шул”.
Марсель абый озак еллар күрешеп яшәгәнгәдер туган кебек якын күргән кеше инде ул. Моны мин генә түгел, Арчаның өлкәнрәк яшьтәге һәр кешесе әйтә. Бик җайлы, ипле кеше ул. Хатыны Фирая апа белән үз гомерләрендә күпме сәгать төзәткәндер алар! Хәзер генә ул сәгатьләрнең ниндие генә юк. Өй саен күп булса 1–2 сәгать булган заманнарда эшләде алар.
Мулләхмәт Әскәров гыйбрәтле вакыйга сөйләде. Белгечләр белән машинада басуларны карап йөриләр икән. Трактор чәчү чәчә. Чәчкечләрдә өч яшүсмер эшли. Көтмәгәндә боларның икесе өченчесен җиргә этеп төшерә. Тегесе чак тырмага эләкми кала. Трактор чәчүен дәвам итә. Ә җирдәге яшүсмер аягын тотып җирдә ятып кала. Тракторчы берни белми. Алга карап баруын белә. Ярый әле яшүсмер бәлагә тармый кала.
30 сентябрьдә Арчада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Башта ул Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан килгән җитәкчеләр белән зона утырышы үткәрде, “Халык контроле”нә килгән гаризаларның үтәлешен барлап чыкты, бу юнәлештә алга китеш барлыгын билгеләп үтте.
Күбебез телевидениене кабель аша яки спутник антенналары ярдәмендә карый. Ә шул ук вакытта телевидениене гади антенналар белән бушка караучылар да бар. Аналогтагы телевидение дип йөртәләр аны. Россия регионнарында, шул исәптән Татарстанда да, аналогтагы федераль каналлар бетәчәк һәм аның урынына цифрлы эфир телевидениесе килә. Сүзебез шул турыда бара.
Аны Арча Укучылар сарае, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе, Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бүлекчә белән берлектә Арча ДОСААФ оешмасы оештырды. Биш команда – Лаештан “Лидер”, Түбән Камадан “Рафаэль” картинг-клублары, Балтач районы ДОСААФ оешмасы һәм мәктәптән тыш эш үзәге, шулай ук Арчадан ДОСААФ оешмасы һәм Укучылар сарае – килгән иде. Барлыгы 35 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.