2019 елның 5 октябрь көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын һәм сапфир юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде.
Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Сезне Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бу көнне без педагог һөнәрен сайлаучыларга йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Безнең һәркайсыбыз белем дөньясына сәяхәтне укытучыдан, дәресләрдән башлый. Укытучы ул – барысы да, хәреф танытучы, белем бирүче, зирәк акыллы дус, иптәш тә, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итүче дә.
Өлкән яшьтәге кешеләр көне якынлашу белән редакциягә “Мине искә алган кеше дә юк”, – дип зарланып мөрәҗәгать итә башлыйлар.
– Иремнең озакламый юбилее, открытка җибәрсәләр дә күңеле булыр иде, – дип керде бер ханым.
Заманында зур предприятиеләрнең берсендә эшләгән кеше иде аның ире, күптән инде бу оешма беткәнгә. Кемнән нәрсә өмет итәсең?
Хәер, матур мисаллар да бар.
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиевны күптәннән беләм. Арчага менгәндә сирәк булса да редакциягә дә сугыла ул. “Шигырьләремне бер укып чыкмассыз микән?” – ди акрын гына тавыш белән уңайсызланып кына күзгә карап. Рәфкать абыйга юк дияргә тел әйләнми. Аннан ошый миңа аның шигырьләре. Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора.
Шушы көннәрдә үзешчән шагыйрь, шигырьләр җыентыгы авторы Рәфкать Низамиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан без очрашып сөйләшү максаты белән Казанбашка юл тоттык. Юбиляр безне капка төбендә үк каршы алды. Янында шигьри җанлы якташы, иҗатташ дусты дисәң дә буладыр, Фәнис Тимашев та бар иде.
Кабак бәйрәмендә булдым әле. Югары Пошалымда. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып, иң кызыгы, кечкенә генә авылның шулай зур итеп бәйрәм оештыруларына, активлыкларына сокланып утырдым.
Беренче тапкыр Югары Пошалым клубын “Авыл көне”ндә күреп кайттым. Кечкенә авыл өе кадәрле генә бина, әмма эче тулы төш кенә икән бит. Җимерелеп бетә язган бу бинаны шулай торгызып чыкканнар. Төзекләндерелгән, сәхнә яхшы итеп эшләнгән, үз тырышлык-
лары белән бильярд һәм теннис өстәлләре ясалып куелган.
– Илдус Саттаров тырышлыгы бу. Гаиләләре белән клубта алар. Өендәге эше торып торса тора, клубны ташламый. Рәткә китерде бит. Авыл халкын моңарчы андый актив дип белми идем. Бер юл күрсәтүче генә кирәк булган икән. Бергәләп клубны торгыздылар, хәзер әнә бергә-бергә бәйрәмнәр оештыралар, – диде Алсу Закарова.
Казан театр училищесының татар театр һәм кино актерлары әзерләү бүлегендә дүртенче курста укучы студентлар чыгыш ясады. Көндез балаларга “Тукай мәңгелек”, кичен яшьләргә һәм өлкәннәргә “Таһир-Зөһрә” спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Ул Театр елы уңаеннан районда театр атналыгы кысаларында үтте. Коллектив безнең якка район хакимияте һәм район мәгариф идарәсе чакыруы буенча килде.
Кеше белән еш аралашкач, төрлесен ишетергә туры килә. Сүзебез гаилә турында булыр. Гаиләне ничек саклап калырга? Чөнки аерылышучылар күп.
Район үзәк китапханәсендә булып узган “Бәхетләре булсын гомерлек” кичәсен нәкъ менә шул темага багыш-
лап үткәрделәр. Өйләнешәсе яшь парларны, 44 ел бергә гомер иткән Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарны чакырганнар. ЗАГС, хатын-кызлар советы, “Ак калфак” җәмгыятеннән дә вәкилләр, педагог-психолог та бар иде.
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булган, анда тәрбияләнүчеләрнең үзеңә төбәлгән моңсу күзләрен күргән саен күңелем әллә нишләп китә. Юк, яшәү шартлары начар түгел анда, киресенчә, бик яхшы. Ныклап төзекләндерелгән, бөтен шартлар тудырылган. Бүлмәләргә керсәң, якты, чиста, җылы. Карау да әйбәт, туклану да. Кайчан килмә, анда яшәүчеләр ни беләндер мәшгуль. Кемдер бәйли, чигә, икенчесе телевизор карый, өченчесе китап укый... Бер почмакта кул эшләреннән күргәзмә ясап куелган.
Россия буйлап “Цифрлаштыру” атлый – 14 октябрьдә 21 төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, федераль телеканалларның аналоглы трансляциясе тәмамлана.
Цифрлы телевидениегә күчү һәм яраткан телеканалларны югалтмау катлаулы эш түгел. Иң мөһиме – сигнал кабул итү тибын билгеләү. Аналоглы, спутниклы, кабельле яки цифрлы? Аналоглы булган очракта гына борчылырга кирәк. Аны берничә юл белән тикшереп карарга була. Беренчедән, телеканаллар логотибы янында “А” хәрефе чыга, икенчедән, 20 яки аннан да азрак канал күрсәтә.