Нияз Камаловны Арчада белмәгән кеше юктыр. 33 ел УРСЖны җитәкләде ул. Хәзер Киров өлкәсе Яранск шәһәрендә урнашкан “Контур–Дорстрой” ширкәтендә генераль директор. Ә менә аның буш вакытында ни белән шөгыльләнгәнен күпләр белмидер. Мин дә очраклы рәвештә генә таныштым.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, ДОСААФ оешмасы белән берлектә мәктәп яшендәге балалар арасында “Кадерле истәлек” бәйгесе оештырды. Бик зур рәхмәт, укучылар безгә бик матур һәм эчтәлекле хатлар юллады.
26 апрельдә Чувашия Республикасының Урмай авылында "Урмай-Зәлидә" Халыкара төрки дөнья традицион мәдәнияты фестивале булды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары да катнашты.
26 апрельдә Казанда Галия Кайбицкая исемендәге III Халыкара җыр осталыгы бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Энҗеләр" җыр ансамбле (җитәкчесе Гидиятуллина Тайфә Фуат кызы), уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
28, 29 апрельдә Казанда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Виктория" IX Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗаты бәйге-фестивале булып узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
28 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган "Моңлы курай" VII Ачык республика курайчылар бәйгесе узды. "Халык уен кораллары" номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор ансамбле, кубызчылар һәм курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучы Альберт Гайнетдинов). "Курай" (аерым башкару) номинациясендә Азат Ахунов III дәрәҗә лауреат, Рената Хәсәнова - I дәрәҗә дипломант, Әмир Хафизов - III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучы Альберт Гайнетдинов), Платон Будков I дәрәҗә дипломант исемен яулады (укытучы Айгөл Гарифуллина).
13–15 апрельдә Чабаксар шәһәрендә кыллы-чиртмә уен коралларында башкаручыларның "Инструменталь палитра" III Бөтенроссия бәйге-фестивале булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы да уңышлы чыгыш ясады.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган район халкы, хезмәт коллективлары һәм гомуми белем учреждениеләре укучылары колоннасының үтү тәртибе
“Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт”, дип көйләп йөрерлек итте быелгы яз.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов метеостанциядән яңа алган мәгълүматлар белән таныштырды. Апрель аенда барысы 67,5 мм явым–төшем яуган. Норма – 35 мм. Узган ел 52,2 мм булган. Болар бит туфракка сеңгән дым, карның да күп өлеше эреп туфракка сеңде.
Арчада сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшыра башладылар. Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән бүләккә Иске Кырлай авылында гомер итүче Әнвәр Камалов та ия булды. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов аңа бүләкне хастаханәгә килеп тапшырды һәм бәйрәм котлавын җиткерде.