ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

5 январь  көнне  Наласа  урта  мәктәбе  коллективы   массакүләм чаңгы ярышларына чыкты. Бу көнне барлыгы 52  кеше 3 төркемдә  саф һавада актив ял итте, күңел ачты, көч сынашты .

“Чаңгы юлы” ярышларына   халык елдан-ел күбрәк агыла. Үзләре чаңгыга басмыйча, ярышларны карарга, күңел ачарга, кышкы бәйрәм мохитенә чумарга дип килүчеләр дә күп иде.

5 нче гыйнвар көнне   “Арча” спорткомплексында баскетбол буенча 2002-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир үтте. Үзләренең көчләрен сынап карарга Марий-Эль республикасының Бәрәңге районыннан, Питрәчтән, Кукмарадан, Биектаудан, Әтнәдән баскетболистлар килде.  Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты.


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ә Сез кышкы каникулларны ничек үткәрәсез? Без исә, стадионга кызыклы уеннар уйнарга бардык. Һәр көн балалар бакчалары коллективлары, балалар өчен бик кызыклы кышкы уеннар үткәрәләр. Менә бүген дә, Арчаның 10 һәм 11 балалар бакчалары, әкият геройлары белән берлектә, чана, чаңгы, тимераяк, качыш, хоккей һәм башка бик күп төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрделәр. Салкын һава торышы да, үз чиратында, бар кешегә гел хәрәкәттә булырга өндәп торды. 

2017 ел шугалакка йөрергә яратучылар өчен, өр яңа чара белән башланып китте. Соңгы арада яшьләр арасында интеллектуаль "Акыл-батл" уены белән танылган ТатАрча кичләр проекты барыбызныда "Арча-арена" боз сараена чакыра. 3 Гыйнвар көнне биредә "Шуабыз" акциясе старт алды. Акциянең асылы - Яңа ел маскарады. Теләгән хәркем, төрле маскалар киеп, яисә тулаем берәр персонаж булып киенеп тимераякта йөри ала. "Шуабыз" акциясен татар радиосы ди-джее, якташыбыз Рамиль Шарафиев алып барды. Күмәк шуу Татар радиосының соңгы популяр хитлары астында барды. Рамиль, Арча стадионында барган ТатАрча кыш бабайда кунакта бәйрәменә билетлар уйнатты. Акция, бөтен дөньяга танылган, "Маникен Челлендж" флешмобы белән төгәлләнде! Тулырак мәгълүмат инстаграм челтәренең @odms_arsk аккаунтында. Килегез, бергәләп "Шуабыз" !!!

2нче январь көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә мәктәп  укучылары арасында шашка  буенча шәхси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында. Ярышның җиңүчеләре “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.


4
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

3 нче январь көнне «Арча” спорткомплексында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 12 команда көч сынашты. Ярышны тантаналы ачуда Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча районының волейбол федерациясе җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы да катнашты. Җиңүче командалар “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамоталар белән, ә командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.

Яна ел бэйрэмнэре унаеннан,  Арча Укучылар Сараенын "Кояшкай" курчак театры коллективы  балаларны "Йомры икмэкнен Яна ел мажаралары исемле" яна чыгышы белэн куандырды. Алар элеге экият белэн Арча шэхэре балалар бакчаларында чыгыш ясадылар.

3 гыйнвар көнне Арча Үзәк стадионында балалар өчен кышкы уеннар узды. Уеннарны Арчанын 2 һәм 5 номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре оештырдылар. Балалар үзләренең яраткан әкият геройлары белән очраштылар. Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Батырлар, Тычкан, Кыш абабай һәм Кар кызы нәни дуслары өчен кызыклы уеннар әзерләгәннәр. Балалар һәм әти-әниләр тамашадан бик канәгать калдылар.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Каникуллар файдалы һәм нәтиҗәле үтсенгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек – зур байлык икәнен истә тотып, районыбыз мәктәпләрендә  “Барыбыз да тимераякларга!” акциясе старт алды.

27 декабрьдә “Арча” спорт комплексы бинасындагы “Бәхетле балачак” кафесында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары белән очрашты.  Бу юлы район башлыгы белән бер чәй өстәле артында сөйләшү бәхетенә төрле мәктәпләрдән 15 укучы иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International