ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә

“Ватан” хуҗалыгында һәр елны бары тик уңай нәтиҗәләр белән генә тәмамлау традициягә кергән. 2016 ел да искәрмә түгел. Җитәкчесе Мансур Әхмәтов бу уңышны намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе дип саный. Һәр тармакның башкаларны әйдәп баручы, мактауга лаек үз уңганнары, үз алдынгылары бар.  

“Җомга көн кич белән” иҗат концерты узган атнада Яңасала авыл җирлегендә, Каенсар авыл клубында булды.

30 декабрьдә 9.30 сәгатьтә 3нче мәктәптә “Яңадан әкияткә!” коллектив иҗади эш.

30 декабрьдә сәгать 10да 7нче мәктәптә “Барыгыз да бозга” спорт бәйрәме.

30 декабрьдә 19 сәгатьтә “Яңа елда – яңа бәхетләр” Яңа ел тамашасы.

30 декабрьдә сәгать 10да район балалар китапханәсендә  “Яңа ел алды укуы” китап күргәзмәсе.

30 декабрьдә 13 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә  “Яңа елның күңелле маҗаралары” бәйрәм программасы.

30 декабрьдә сәгать 9да Укучылар сараенда укучылар арасында шахмат буенча район беренчелеге.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Ышаныч  һәм  куркынычсызлык”   масса-күләм  мәгълүмат  чараларының   XIV   Республика  конкурсында   “Юл  хәрәкәте  кагыйдәләре – тормыш  кагыйдәләре”  номинациясендә   Арча  Укучылар  сараеның  “НУР”  балалар  радиостудиясе  ( җитәкчесе  Таҗиев Д.Г.)   II  урынны  алдылар. 

23нче декабрь көнне "Арча Арена" Боз сараенда ДЮСШ "Арча Арена"да шөгелләнүче балаларның фигуралы шуу буенча кургәзмә чыгышлары булып узды.  Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урын басары Р.И. Гарифҗанов,  Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И.Н. Габдулгазизов, Арча фигуралы шуу спорты Федерациясе рәисе А.Д. Хакимов һәм ДЮСШ "Арча Арена" җитәкчесе И.М. Шакиров катнаштылар.

Декабрь аяк басуга, районда бәйрәм рухы сизелә башлый: оешма-учреждение, кибет, җәмәгать урыннарының тәрәзәләре төрле төстәге утлардан җемелди, тирә-якларын кардан ясалган Кар бабай, Кар кызы, җәнлек-җанварлар, мультфильм геройлары, бизәлгән чыршылар ямьли, шәһәр урамнарында җем-җем утлары белән “чыршыга әйләнгән” агачлар озатып кала. Күз белән күргән матурлык күңелгә дә рәхәтлек бирә.

Илдус Габдрахман улы Сәгъдиевка 80 яшь. Кешегә яшьне еллар билгеләми. Ул һаман да Арча педагогика көллиятендә, ветераннар советында, районның Иҗтимагый советында, гомумән, район тормышында үз кеше. Хәтта балаларга математика фәнен “сеңдерү” өлкәсендә дә туктаганы юк.

“Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе уздырган “Татарстанның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы – 2016” бәйгесендә безнең районның “Курса МТСы” ширкәте беренче урынны яулады. Узган атнада Ассоциациянең гомуми җыелышында хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка күчмә кубок тапшырылды.

Полиция хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын без аңлап та бетермибез. Җинаятьләрне ачарга, ялган аракы сатучыларга чик куярга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата чара күрергә, легаль булмаган дини әдәбият таратучыларны, мошенникларны, наркоманнарны барларга, экстремизм, терроризмны булдырмау өстендә, җинаять юлына аяк баскан балигъ булмаганнар белән эшләргә...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International