Алда безне зур сынаулар көтә

2016 елның 30 декабре, җомга

Алда безне зур сынаулар көтә

Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә

— Илшат Габделфәртович, 2016 ел район өчен ничек булды дип бәялисез? Көткән өметләр акландымы?

— 2016 елда безнең район өчен уңышлы яклар күп булды.  Төзегәннең киләчәге бар, диләр бит. Быел 27 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча зур эш башкарылды. 2014–2016 елларда әлеге программа буенча 32 йорт төзелеп файдалануга тапшырылды.

Күп фатирлы 8 йорт, 5 мәктәп ныклап төзекләндерелде,  Ташкичү мәдәният йорты яңарыш кичерде. Орнашбаш авылында яңа клуб ачылды, Яңа Кырлай авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты урнаштырылды, җиде авылда пунктлар төзекләндерелде.

Арча педагогика көллиятендә, Апаз, Ашытбаш, Курса–Почмак мәктәпләрендә, үзәк стадионда, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта спорт мәйданчыклары урнаштырылды. Түбән Атыда, Шушмабашта ветеринария пунктлары төзелде. Район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Болар бар да федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган эшләр. Без һәрдаим республика җитәкчелегенең кайгыртучанлыгын тоеп яшибез, моның өчен Президентыбызга зур рәхмәт!

2016 елда районда “Чиста су” республика программасын тормышка ашыру дәвам итте. Арча шәһәрен су белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылды.

Парклар һәм скверлар елында башкарылган эшләр күз алдында. Җиңү паркы тиз арада халыкның яраткан урынына әверелде. Казансу елгасы буенда мәһабәт ял зонасы, экстремаль спорт төрләре паркы барлыкка килде.

Юл төзелеше мәсьәләсенә дә тукталасым килә. Чөнки бу район өчен иң зур проблемаларның берсе. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан ел саен гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында Юл эшләре программасы кабул ителә. Анда беренче чиратта төбәк әһәмиятендәге гомуми файдалану автомобиль юллары күздә тотыла. Юл эшләре программасы  Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.

Әлеге программа буенча быел Күкчә Бирәзә, Чиканас, Яңа Чүриле, Кысна, Мөрәле, Наласа, Ашабаш авылларына юллар эшләнде. Арча–Теләче, Иске Кенәр–Иске Ашыт, Казан–Малмыж юллары ремонтланды.

Җирле әһәмияттәге юл — урам челтәрен норматив хәлгә китерү программалары буенча Арча шәһәрендә һәм авылларда урамнарга юллар салынды.

Нәкъ менә шушы урында  гражданнарга үзара салым программасына тукталасы килә. Татарстан Республикасы бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылып кайткан әлеге акчага 2016 елда 39 километр автомобиль юллары төзелде һәм ремонтланды. Наласа, Үрнәк авыл җирлекләре территорияләрендә яшәүчеләр бу мәсьәләдә өлгерлек күрсәттеләр.

 — Районда авыл хуҗалыгы тармагының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Бу өлкәдә якын киләчәктә нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсыз?

— Арча районы республикада иң зур авыл хуҗалыгы районы. Һәм ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча күренекле урын тота. Бигрәк тә ашлык, сөт, бәрәңге җитештерүдәге күрсәткечләр буенча. Әмма алар безне һич тә канәгатьләндерми әле. Чөнки мөмкинлекләребез, резервларыбыз зур. “Вамин” хуҗалыкларының озак вакытлар банкротлык процедурасын кичерүләренең дә тискәре йогынтысы сизелә.

Районда хуҗалык итүнең барлык формалары да уңышлы эшләсен өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән беррәттән, крестьян–фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукция җитештерүдә үз өлешләрен елдан–ел арттыра баралар. Без эре агрофирмаларның уңай эш тәҗрибәсен саклаган хәлдә, киләчәктә фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да зуррак игътибар бирелергә тиеш, дип саныйбыз. Бу, беренче чиратта,  авыл халкының үз теләге белән бәйле. Һәркемнең үзе булдыра ала торган эшне сайлау мөмкинлеге бар бүген.

Авыл хуҗалыгын үстерү буенча гына да республикада 30дан артык программа гамәлдә. Безнең районның 61 хуҗалыгы кечкенә фермалар төзү өчен 200әр мең сум акча алды. Мондый фермалар төзү исәбенә районда сыерлар 130 башка артты.

Шәхси хуҗалыкларга тана, кош–корт, яшелчә орлык- лары сатып алганда да дәүләт ярдәм итә. 50 хуҗалыкка ташламалы бәяләрдә саву аппаратлары бирелде. Хәзерге вакытта районда 100дән артык фермер хуҗалыгы, 35 гаилә фермасы исәпләнә. Соңгы ике елда 7 гаилә фермасы  грантлар алуга иреште.

Ит, сөт, икмәк җитештерүчеләрнең барысына да субсидия бирү каралган. 2016 елда районда 18 сыер торагы төзекләндерелде. 7 силос–сенаж траншеясы төзелде. Чыгымнарның 30 процентын дәүләт түли. “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Татарстан”, “Курса МТСы” хуҗалыклары бу программаларда актив катнашалар.

— 2017 елда районда республика программаларының кайсылары гамәлдә булачак? Социаль ипотека программасы яңадан эшләп китә алырмы? Яңа эш урыннары булдыру, инвестицияләр җәлеп итү буенча яңалыклар көтеләме?

— Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда  республика программаларының барысы да гамәлдә булачак, дип әйтте. Шул исәптән социаль ипотека программасы да. Бу программаның безнең районда туктап торганы юк, быел да 36 фатирлы бер йорт, 15 фатирлы бер йорт, 60 фатирлы бер йорт файдалануга тапшырылды. 2017 елда әлеге программа буенча биш күп фатирлы йорт төзеләчәк, хәзер җирләрне рәсмиләштерү бара.

Районда яңа эш урыннары булдыру дәвам итә. Быел “Металл” ширкәте сэндвич панельләр җитештерү цехы ачты. “Агроинжинеринг” ширкәте металл  конструкцияләр, “Арск мебель” ширкәте мебельләр ясый, шәхси эшмәкәр Д.Төхвәтуллин икмәк пешерү, ит продукциясе эшкәртү, “Раифа” ширкәте тегү цехы ачты.

2017 елда “Арча” сәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү комбинаты төзү планлаштырыла. Аларда 300гә кадәр эш урыны булачак.

 

— Илшат Габделфәртович, Сезгә газета укучыларыбызның да сораулары бар. Хәзер шуларга күчик.

Пүчинкә–Поник халкы исеменнән:

— Илшат Габделфәртович, узган елгы җавабыгызда безнең авылга 2017 елда юл булыр кебек, дигән идегез. Планнар үзгәрмәдеме?

Безнең авылда кибет тә, медпункт та юк. Сеҗегә районнан табиблар килгәли, аларны безнең авылга да китереп булмасмы?

— Ташкич–Пүчинкә–Поник авыллары арасындагы юлны норматив хәлгә китерү мәсьәләсе берничә тапкыр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы дәрәҗәсендә кузгатылды. Бу юлны төзү 2017 ел планына кертелер, дигән өмет туган иде. Кызганыч, әлегә өмет акланмады. Әмма мин бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тотачакмын.

Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов вәгъдә итүенчә, район табиблары Сеҗе фельдшер–акушерлык пунктына планлы рәвештә килү вакытларында Пүчинкә–Поник авылына да барачаклар.

Кибет мәсьәләсен ансат кына хәл итеп булмый. Бәлки бу эшкә үзегездән яисә күрше авыллардан алынучы табылыр? Сезнең авылга график буенча автолавка белән килеп сәүдә итә башладылар.

Үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча безгә мөрәҗәгать итүегез өчен рәхмәт. Без бар нәрсәне күреп тә бетермәскә мөмкин, моңа вакыт та җитми. Киләчәктә дә шулай аңлашып, хәбәрләшеп яшик.

Орнашбаш авылыннан Филсинә Хәсәнова:

— Минем ирем Чечняда хезмәт итте. Аңа 18 кв.метр торак тиеш икән. Гариза яздык, җавап юк.

— Сезнең гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган һәм Арча муниципаль районы буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар исемлегенә кертелгән. Ирегез Айдар Хәсәнов 26нчы кеше булып чиратта тора. Аңа тиешле торак чираты җиткәч биреләчәк.

Арча шәһәренең Гагарин урамында яшәүчеләр:

— Безнең урамның Юл тыкрыгы башы пычрак. Җәяүлеләр өчен тротуар эшләп булмасмы? Урамның бу өлеше яктыртылмый да.

— Сезнең урамның бу өлешенә 2017 елда вак таш җәеләчәк. Киләсе елга үзара салым акчасына Гагарин урамында яктырткычлар алышына. Урамның сез әйткән өлешенә дә яктырткычлар куелды. Кызганыч, әлегә тротуарны вәгъдә итә алмыйбыз.

Кышкар авылыннан шалтыраттылар:

— Безнең авылның бер зираты коймасыз, каберләр өстендә җәй буе кәҗә, сарык- лар йөрде.

— Соңгы вакытта районда зиратларны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Авылларда өмәләр үткәреп коймаларны яңарттылар, карт агачларны кистеләр. Әлеге эшләргә үзара салым акчалары да тотыла.

Кышкар авылында ике зират бар. Аларның торышы һич тә канәгатьләнерлек түгел, без бу турыда авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановка әйтә киләбез. Ул моны авыл халкының битараф булуы белән аңлата. Быел 9 июльдә зиратлар мәсьәләсе буенча җыен үткәрелгән, әмма аңа бик аз кеше килгән. Һәр шимбә, якшәмбе өмә үткәрергә тырышып караганнар, тик аларда нибары 3–7 кеше генә катнашкан. Сезнең авыл зиратларын читтән килеп төзекләндереп бирмәсләр, аларны карап тоту авыл кешеләренең изге бурычы, намус эше.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, ике зиратка да җитәрлек материаллар кайтарылган. 2017 елда коймаларны яңартып бетерәчәкләр. Монда авыл халкының, ата–бабалары, туганнары шушы зиратларда ятучы барлык  кешенең активлыгы кирәк булачак.

Исхаков урамында яшәүче Роза Исхакова:

— Хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Арча шәһәренең Исхаков урамында (элекке Кооператорлар) юл бик начар. Ничә еллар инде без акча җыеп вак таш сатып алабыз, машина яллыйбыз, юл ясарга тырышабыз. Элекке район башлыгына күпме мөрәҗәгать итеп карадык — файдасыз. Барыбыз да Сездән җылы хәбәрләр көтеп калабыз.

— Сезнең урамга юл салуны 2018 ел планына кертүне сорап ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать юлланылды.

Шул ук вакытта үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәргәндә башкарылачак эшләр исемлегенә Исхаков урамына 2018 елда вак таш түшәү тәкъдиме дә кертеләчәк.

Ашытбаш авылыннан Сөләйман Галиуллин:

— Балаларның логик фикерләвен, акылын үстерә торган шахматка игътибарны арттырасы иде. Районда шахмат–шашка федерациясе рәисе дә юк.

— Районда 17 спорт федерациясе уңышлы эшләп килә. Сезнең фикерне дә истә тотып, шахмат һәм шашка федерациясе оешты, аның җитәкчесе — шәхси эшмәкәр Марсель Хәлилов. Әлеге федерациянең алдагы елга эш планы расланып, ярышлар үткәрү графигы төзелде. Киләсе елда урта мәктәпләрдә шахмат һәм шашка түгәрәкләренең эшен тагын да җәелдерү планлаштырыла.

Күпербаштан Дания Хәбибуллина:

— Иртә–кич авылга автобус йөри. Анысы өчен рәхмәт. Көндез бер төшеп менсә дә ярый. Арча бит инде без. Шимбә иртә белән төшә дә, кич юк.  Ял көне дә юк.  Китүчеләр, кайтучылар бар.

 Арчага килгән су безгә, Күпербашка да, килә. Әмма чишмә суы шундый юшкынлы, таш эчәбез. Чистарту корылмалары эшләсеннәр иде. Кайбер районнарда бар ул.

— “Арча АТПсы” җитәкчелегенә Күпербашка автобус рейсларын арттыру мөмкинлеген өйрәнергә кушылды.

“Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев әйтүенчә, әлеге чишмә суы кварталга бер тапкыр Татарстан Республикасы  гигиена һәм эпидемиология үзәгендә тикшерелә. Сезнең мөрәҗәгатьтән соң суны кабат тикшерттеләр, аннан Күпербаш чишмәсе суы эчәргә яраклы дигән нәтиҗә килгән. Чистарту корылмасы төзү зур чыгымнар таләп итә, әлегә андый мөмкинлек юк.

2017 елда шәһәрне су белән тәэмин итү системасын яңарту,  үзгәртү программасы эшләнә. Апрель–май айларында безнең белән тагын бер тапкыр элемтәгә чыксагыз иде. Бәлки шул программа нигезендә нәрсә дә булса эшләп булыр.

Наласадан Раил Мөхетдинов:

— Илшат Габделфәртович, безнең авыл турында күрсәткән кайгыртучанлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Авылда хәл итәсе бер проблема калды — яңа балалар бакчасы кирәк. Чиратта торган балалар күп, кайбер ата–аналар, урын булмау сәбәпле, Арчага йөртергә мәҗбүр. Бу мәсьәлә кайчан хәл ителер икән?

— Авылыгызда балалар күп булуы безне дә куандыра. Һәркайда да шулай булсын иде әле!  Республикада балалар бакчалары төзү программасы, кризис булу сәбәпле, вакытлыча туктатылып торды. Наласада балалар бакчасы, мөмкинлек булу белән, беренче булып төзеләчәк.

Арча шәһәре, Интернационал урамы, 13нче йортта яшәүчеләр:

— Безнең күршедәге баракта 2 гаилә яши иде, аларга узган ел тузган торак программасы буенча фатирлар бирделәр. Шушы баракны кайчан сүтәрләр? Бик күңелсез хәлдә тора, ут–күздән дә куркыныч.

— 1 Май урамындагы бу ике фатирлы бинаны “Жилкомбытсервис” ширкәте якын көннәрдә сүтәчәк.

Шушмабаш авылыннан Рафаэль Сәмигуллин:

 — Шушмабаш хастаханәсе авыр сугыш елларында да эшләде. Аны 15–20 койкалы булса да, стационар больница итеп булмасмы икән дип  сорыйм. Һәр авыру белән Арчага йөреп булмый.

— Әлеге мәсьәлә үземне дә борчый, бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министры белән дә берничә мәртәбә сөйләшеп карадым. Илдә икътисадый хәл катлау- лы булу сәбәпле, хәзерге вакытта андый мөмкинлек юк. Бүген бу бинаны ремонтлау мөмкинлеген эзлибез.

Арча шәһәре Чишмәле урамында яшәүчеләр:

— Илшат Габделфәртович, узган елгы җавабыгызда урамга асфальт җәю буенча хәл итү юлларын эзләргә күрсәтмә бирдем, 2016–2017 ел программасына кертеләчәк, дигән идегез. 2017 елда бу эшләнер микән?

— Кызганыч, әлегә сезнең урамда яшәүчеләрне куандыра алмыйм. Шәһәрдә төзекләндерәсе урамнар күп. Чишмәле урамына 2018 елда үзара салым акчасы исәбенә вак таш салу мөмкинлеген караячакбыз.

— Узган ел төлкеләр өчен акча түләү тәртибе кертелүнең нәтиҗәсе булган иде. Быел бер аучы төлке атып ветеринария берләшмәсенә китергән идем, белешмәсен бирделәр, әмма акчасын алып булмады, дип мөрәҗәгать итте.

— Мин бу турыда белештем, финанс–бюджет палатасы рәисенә билгеләнгән тәртипне бозмаска куштым. Әлеге аучыга тиешле акча түләнелде.

Арча шәһәренең Күпер урамында яшәүчеләр:

— Исәнмесез, Илшат Габделфәртович!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар, районыбыз җитәкчесе булып озак еллар эшләвегезне телибез.

Безнең сорауларга җавап бирә алмассызмы икән? Безнең Күпер урамындагы 51,28,30 йортлар 1972–1974 елларда төзелгән. Ныклап төзекләндерү 2007 елда үткәрелде. Йортлар әлегә кадәр тышланмаган, өйләребез бик тиз суына, чөнки стенадагы кирпечләр арасында раствор калмаган.

— Алдагы җылы сүзләрегез өчен рәхмәт! Сез яшәгән йортларны тышлау мәсьәләсен якындагы 1–2 елда хәл итәргә тырышырбыз. Андый йортлар шактый әле, шуңа бераз сабыр итәргә туры киләчәк.

Шушы мөмкинлектән файдаланып, мин барлык райондашларны Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, яңа уңышлар телим! 2017 елда безне зур сынаулар көтә, авырлыклар да булыр. Әмма бергә булсак, бердәм булсак, без аларны һичшиксез җиңеп чыгачакбыз. Иң мөһиме — районыбыз алдына республика җитәкчелеге куйган бурычларны үтәрлек тырыш халкыбыз бар. Илебез күге аяз, дөньялар тыныч булсын! Калганы безнең уртак тырышлыктан тора. Яңа ел белән!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International