Сез иң күркәм кеше икәнсез

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Сез иң күркәм кеше икәнсез

Илдус Габдрахман улы Сәгъдиевка 80 яшь. Кешегә яшьне еллар билгеләми. Ул һаман да Арча педагогика көллиятендә, ветераннар советында, районның Иҗтимагый советында, гомумән, район тормышында үз кеше. Хәтта балаларга математика фәнен “сеңдерү” өлкәсендә дә туктаганы юк.

Арча педучилищесында озак еллар математика укыткан, директор булып эшләгән, бар гомерен укытучылар әзерләүгә багышлаган, район тормышында актив катнашучы, зур дәрәҗәләргә, исемнәргә лаек булган югары белемле педагог ул. Чыгышы белән күрше Биектау районы, Ямаширмә авылыннан. Эшләргә килгән җиреннән гомерлеккә Арчада калган.

Арча педагогика көллиятендә зурлап юбилеен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Илшат Нуриев сәхнәгә чыгып, яшь буынны тәрбияләүгә зур хезмәт куйганы, район тормышына лаеклы өлеш керткәне өчен Илдус Сәгъдиевка рәхмәт әйтеп, котлап, Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хатын тапшырды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев:

– Баланы нәни вакыттан тәрбиялиләр. Ә Арча педагогика көллиятендә зурларны да “сүтеп җыярга” мөмкиннәр, – диде.

Бу, чыннан да, шулай. Юбилейда сәхнәдә җыр- лаган егетләр Динар Гарипов, Илһам Яруллинның үзләрен шулкадәр итагатьле тотып, оста итеп җырлаулары зур соклану уятты. Бию, җыр ансамбльләрендә катнашучы егетләрнең һәм кызларның киемнәре, үз–үзләрен тотышы – искиткеч! Арча педагогика көллиятендә үз эшенең осталары эшләвенә тагын бер кат инанасың. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинованың җырлавын тәэсирләнеп тыңладык. Нинди талант иясе! Аның укучылары да начар була алмый!

Арча педагогика көллияте көннән–көн үзгәрә. Тамырлары нык. Буыннарны лаеклы дәвамчылар алмаштыра баруына күңел сөенә. Коллективның җитәкчесе Гөлнара Гарипова нәкъ шундыйлардан. Гөлнара ханым Илдус Габдрахмановичны сәхнәгә дәшеп, бик җылы итеп котлады, чәчәкләр, келәм бүләк итте.

Заманында колхоз рәисе булып эшләгән ветеран Наил Сабиров:

– Илдус Габдрахманович республиканың мәгариф һәм фән министрының киңәшчесе итеп билгеләрлек кеше, – дип әйтүен залда утыручылар дәррәү хуплады.

Ветеран педагогның мәктәпләрдә балаларны укыту өлкәсендә кыйммәтле фикерләре бар. Бу турыда укучысы Фәния Әхмәтҗанова “Ватаным Татарстан” газетасында (23 декабрь, 2016 ел) тулы бер бит язып чыкты. Анда мондый юллар бар: “Без бүген замана җиһазлары белән артыграк мактанып ташладык бугай. Ахыр чиктә бу гамәлләребез белән акрын гына балаларны зомбилаштыру юлына кереп барабыз. Бүген, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: парта артында утырган укучыларның фикерләү дәрәҗәсе искиткеч түбән”.

Мәкалә белән таныш булмаганнарга укып чыгарга киңәш итәм.

...Зал тулы элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, бүгенге студентлар утыра. Заманында Арча педучилищесын тәмамлаган, бүген Казан дәүләт төзелеш–архитектура университетында укытучы, профессор Мөхәммәт Гафиятуллин сабакташлары белән кайткан. Балтач, Әгерҗе, Мамадыш, Апас, Буа... Бар да укытучыларын котларга килгән. Мөхәммәт Хәбибуллович уены–чыны белән:

– Иртәгә балаларыгыз янына Сургутка очасыз, кирәк булыр, – дип юбилярга чәшке бүрек кидерде.

Котлаулар күп булды. Илдус абыйның кешелекле, ярдәмчел, таләпчән, көчле математик, оста җитәкче, яхшы әти булуы хакында чын күңелдән сөйләделәр, рәхмәт әйттеләр. Ахырдан Илдус абый сәхнәгә күтәрелде.

– Күпме мактау, чәчәк бер Илдускә! – дип көлдереп алды ул башта. Аннан залда утыручыларга дәште: – Сез булмасагыз, мин беркем түгел. Сез мине кеше иттегез, тәрбия- ләдегез, сез минем йөрәгемдә, күңел түремдә, бик зур рәхмәт сезгә!

... Арча педагогика көллиятеннән укытучы Фәридә Гайфуллина белән бергә чыктык. Фәридә ханым Илдус абыйның җәмәгате Флера апа турында:

– Шулкадәр яхшы кеше, көчле укытучы, Илдус Габдрахмановичның гел үсештә булуында Флера апаның роле бик зур, – диде.

Тулысынча килешәм. Без Флера апа белән Илдус абыйга тигез гомер, балалар бәхете телибез!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International