фигуралы шуу буенча кургәзмә чыгышлары булып узды "Арча Арена" Боз сараенда ДЮСШ "Арча Арена"да

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

23нче декабрь көнне "Арча Арена" Боз сараенда ДЮСШ "Арча Арена"да шөгелләнүче балаларның фигуралы шуу буенча кургәзмә чыгышлары булып узды.  Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урын басары Р.И. Гарифҗанов,  Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И.Н. Габдулгазизов, Арча фигуралы шуу спорты Федерациясе рәисе А.Д. Хакимов һәм ДЮСШ "Арча Арена" җитәкчесе И.М. Шакиров катнаштылар. Төрле яшьтәге яшь спортчыларның оста чыгышларыннан соң Альберт Данис улы Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә яшь спортчыларга бүләкләр тапшырды. Тамаша кылырга балаларның әти-әниләре һәм куп кенә фигуралы шуу белән кызыксынучылар карарга килделәр. Чара барлык җыелган халыкка да ошады. Рәхмәт оештыручыларга.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International