Арча ямьгә күмелде

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Арча ямьгә күмелде

Декабрь аяк басуга, районда бәйрәм рухы сизелә башлый: оешма-учреждение, кибет, җәмәгать урыннарының тәрәзәләре төрле төстәге утлардан җемелди, тирә-якларын кардан ясалган Кар бабай, Кар кызы, җәнлек-җанварлар, мультфильм геройлары, бизәлгән чыршылар ямьли, шәһәр урамнарында җем-җем утлары белән “чыршыга әйләнгән” агачлар озатып кала. Күз белән күргән матурлык күңелгә дә рәхәтлек бирә.

Быел шул матурлыкны тагын да баетып, файдалы итү ягын кайгыртканнар — оешма-учреждение хезмәткәрләре кардан балалар өчен ике дистә тау ясаган. “Кышын булса да балалар компьютердан аерылып торсын дип, оешма җитәкчеләренә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән идек, “бармак аша карап” игътибарга алмаучы 2-3 кенә җитәкче булды. Тырышып, балалар өчен бар көчләрен куйган оешма-ширкәтләргә, аларның җитәкчеләренә рәхмәт, — ди Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров. — Аеруча Тәлгать Миндубаев (“Водоканал-Сервис”), Альберт Сафиев (“Татавтодор”), Рамил Әхмәтгалиев (“Энергосервис”) беренчеләрдән булып үрнәк күрсәтте”. Ә “Жилкомбытсервис” (җитәкчесе Альберт Хәкимов)ширкәтенә бигрәк тә тырышырга туры килә — алар стадионда һәм тимер юлның аръягында яшәүче балалар өчен ике тау ясаган. Шушындый мәрхәмәтле бәндәләргә, оешма-учреждение, ширкәт хезмәткәрләренә, мәктәп укучыларына, әти-әниләргә район халкы исеменнән рәхмәт. Зәмһәрир суыкларда кардан өеп, аннан су сибеп катырып тау, сыннар ясауның нинди хезмәт икәнен үзе ясап карамаган кеше аңламый. Шул матурлыкны, рәхәтлекне тудыру, хәтта урамнардагы агачларга төсле утлар элү өчен дә тырышлык, көч, сәламәтлек кирәк.

Шундый рәхмәт сүз-ләрен район Үзәк чыршысын бизәү, тирә-ягын ямьләү, аны ачуга хезмәтләре керүчеләр дә кабул итеп алсын. Стадиондагы чыршы бәйрәмен халык иске елны озаткач ук көтә башлый инде. Быел биредәге чыршы матурлыгы белән җәлеп итә — зур уенчыклар, кыңгыраулар бизи аны. Бәйрәмне ачып фатыйхасын биргән район башлыгы Илшат Нуриев халыктан чыршыны бизәүгә кагылышлы тәкъдимнәр кабул ителгәнен җиткерде. Районыбызның киләчәккә планнары белән дә таныштырды. Үзәк чыршыны ачу бәйрәме дә быел яңалыгы белән каршы алды. Арчаның 1, 2, 3, 7нче мәктәпләре, 5нче гимназия, балалар бакчалары коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе, Укучылар сарае, социаль яклау бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе, педагогика көллияте, “Казан арты” музее һәм район Үзәк китапханәсе, район Мәдәният йорты коллективлары тамашачыга Яңа елга багышланган мультфильмнар белән үз эшчәнлекләрен бәйләп күңелле чыгышларын бүләк итте (сәхнәдәге проектордан мультфильм күренә, сәхнәдә уйнау- чылар шуны үзләренең хезмәт барышындагы сыман итеп күрсәтә). Бу чыгышларны конкурс кысаларында жюри бәяләячәк һәм иң яхшылар 13 гыйнвар көнне шушы сәхнәдә бүләкләнәчәк. Бәйрәмдә халык уеннары уйнап, кар чанасына тагылган чанага утырып йөреп тә рәхәтләндек. Соңыннан Арча күген искиткеч гүзәл манзара — салют яктыртты.

Мәйдан читенә ясалган зур шугалак хәзер балаларны гына түгел, яшьләрне, әти-әниләрне дә үзенә чакырып тора. Шулай ук матур итеп бизәлгән йортларга “Тат- Арча Кар бабае” да чакыра. Иске Яңа елга кадәр стадионга төшеп рәхәтләнеп ял итик, балаларга күңелле сәгатьләр бүләк итик, райондашлар!

 Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International