Авылның һәр кешесе – шәхес

2016 елның 30 декабре, җомга

Авылның һәр кешесе – шәхес

“Җомга көн кич белән” иҗат концерты узган атнада Яңасала авыл җирлегендә, Каенсар авыл клубында булды.

Җидегән чишмә суы эчеп үскән Яңасала, Каенсар авыллары халкы җырга, моңга гашыйк булмый кала алмый. Монысы көн кебек ачык. Өстәвенә әле үзе әйдәп йөрүче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин  кебек сәнгать җанлы, кулына гармунын алып сәхнәгә менеп уйнарга да, җырларга да күп сорамый торган кешесе бар. Шуңа концертның яхшы буласы аңлашылган иде. Ә инде бу “компаниягә” айваннарның, ел да чыгыш ясап, Арча сәхнәләрен дер селкеткән, Арча тамашачысы мәхәббәтен яуларга өлгергән Арчаның җиденче мәктәбе җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм татар теле укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев “командасы” килеп кушылганын белгәч, моңа шик калмады.

Концерт чыннан да искиткеч булды. Рәдиф Исмәгыйлев, Айрат Сафин һәм бишенче сыйныф укучысы Эльза Минәшәеваның уен–көлке белән алып баруы, авыллар тарихлары белән үзенчәлекле һәм кызыклы итеп таныштырулары, керәшен татарларының “Нардуган бизәкләре” дигән Яңа елны каршы алу, “Чишмәдән су алу” күренешләре, “Көмеш чулпы” ветераннар ансамбле чыгышы тамашачыны тулысы белән үз эченә “суырып” алып кереп китте. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Концерт бер сулышта үтте.

Фидалия Мөхәммәтҗанова, Ленара Зәйнуллина, Гөлназ Касыймова, Зөлфия Яхина, Эльвира Бламыкованың җырлаулары, Алсу–Фәнил дуэты, “Джаз” (6 сыйныф укучылары, җитәкчеләре О.Закирова), “Латино” (Эльза һәм Рәмзия Минәшәевалар) стильләшкән, рус (Гөлнара Сафина), чегән (10 сыйныф укучылары, җитәкчеләре А.Мортазина) биюләре – һәрберсе җентекләп өйрәнелгән, әзерләнгән, шуңа күңелгә ятышлы, матур чыкты да.

Концертның тагын бер ошаган ягына игътибар итми мөмкин түгел. Нигезләмә буенча һәр коллектив үз туган ягының танылган, күренекле шәхесен сәхнәгә чыгарырга һәм тамашачы белән таныштырырга тиеш. Андый кеше булмаса нишләргә? Бу сорауны әлеге коллективка бирергә кирәк. Алар бу мәсьәләне бик оста һәм уңышлы чишкән.

– Авылның һәр кешесе – бөтен гомерләрен хезмәткә багышлаган савымчылар, терлекчеләр, механизаторлар – сәхнәгә менәрлек күренекле шәхес, – диде Альмира Гатауллина. – Без бу концертны алдагы көндә Айванда куйдык. Анда үз алдынгыларыбызны зурладык, каенсарлар үзләренекен олылады. Өлкәннәребезгә бүләкләр дә тапшырдык.

Ә соңыннан авылның барлык күренекле, мактаулы, хезмәт сөючән халкына багышлап Альмира Гатауллина, Рәдиф Исмәгыйлев яраткан җырларын башкарды.

Концерт кул осталары эшләреннән торган күргәзмә белән дә тулыландырылган иде.

Яңасала, Каенсар, Айван үзешчәннәре авыллары эчендә генә чыгыш ясап калмыйча, “Җомга көн кич белән” иҗат концертлары белән Арча тамашачысын да шатландырсын иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International