Яңа ел имин булсын
Полиция хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын без аңлап та бетермибез. Җинаятьләрне ачарга, ялган аракы сатучыларга чик куярга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата чара күрергә, легаль булмаган дини әдәбият таратучыларны, мошенникларны, наркоманнарны барларга, экстремизм, терроризмны булдырмау өстендә, җинаять юлына аяк баскан балигъ булмаганнар белән эшләргә...
– Полиция үз эшчәнлеген кеше, гражданин хокукларын һәм иреген ихтирам итү һәм саклау нигезендә тормышка ашыра. Алда торган бурычларны без район хакимияте, прокуратура, суд, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать берләшмәләре белән тыгыз элемтәдә торып башкарабыз, – диде Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев.
– Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш – көн кадагында торган бурычларның берсе. Бездә бу юнәлештә нинди эш алып барыла?
– Бу проблемаларны уңышлы хәл итү өчен беренче чиратта профилактик юнәлештә эш алып барырга, бигрәк тә халык белән аңлату эшләре оештырырга, мөселманнарның традицион ислам хәзинәләрен пропагандаларга, миграция процессларын контрольдә тотарга кирәк.
Арча районы территориясендә 80 мәчет һәм 2 мәдрәсә бар. Район мөхтәсибе һәм имамнар белән берлектә экстремизм һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләре буенча даими очрашулар оештырыла. 2016 елда миграция закончалыгын бозуларны ачыклау буенча 83 чара үткәрелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 63 административ хокук бозу очраклары теркәлде.
Экстремизмны профилактикалау максатында даими рәвештә Интернет челтәре мониторингы үткәрелә. 2016 елда прокуратура белән берлектә туплаган материаллардан чыгып 5 кешегә кисәтү ясалды. Аларның контакттагы шәхси битләрендә экстремистик материаллар булып саналган видеофайллар, фоторәсемнәр бастырылган иде.
Октябрь аенда Яңасалада яшәүче бер кешедә экстремистик әдәбият һәм башка тыелган материаллар табып алынды.
– Җинаятьләргә килгәндә, безнең районда хәл ни дәрәҗәдә?
– Соңгы елларда җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Иң киң таралган төре – урлау һәм мошенниклык. Наркотик чаралар, корал, аларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр дә очрый.
Терлекләр урлау буенча 8 очрак теркәлде. Вакытында хәбәр итмәү үз көчләре белән табарга тырышу җинаятьне кайнар эздән ачарга комачаулык итә. Быел оператив–эзләү эшләре барышында терлек урлау белән шөгыльләнүче бер төркем тоткарланды. Суд карары нигезендә алар җинаять җаваплылыгына тартылды.
Велосипед урлау очраклары артканнан–арта бара. Сәбәбе – кешеләрнең үз милекләренә саксыз караш. 15000 сумнан да ким тормаган велосипедны караучысыз калдыралар да китәләр. Каракларга шул гына кирәк тә. 2016 елда шундый 5 очрак теркәлде, 4се ачылды. Октябрьдә Арча – Сеҗе юлында ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре Киров өлкәсеннән килгән бер кешене тоткарлый. Тикшергәндә аннан 3 кәрәзле телефон, 30га якын сим–карта, металл кисүче кул пычкысы, битлек һәм башкаларны табып алалар. Соңыннан әлеге кешенең берничә велосипед урлауга катнашы булуын ачыклыйлар.
Мошенниклык арта. Кешеләрне төрле юллар белән алдыйлар – “бозыклык кайтаралар”, “иске акчаларны яңаларына алыштыралар” “пенсионерларга социаль ярдәм күрсәтәләр” һәм башкалар. Иң күп алданучылар 65 яшьтән өлкән кешеләр. Билгесез кешеләр белән элемтәгә кермәгез, алдарга тырышуларын аңлап алсагыз, шунда ук полициягә шалтыратыгыз.
– Районда юл–транспорт һәлакәтләре, аларда зыян күрүчеләр саны да арткан.
– Ун айны гына алганда да 38 юл–транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7 кеше һәлак булган (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 кешегә артык), 55 кеше (узган елның шушы чорында 36 булган) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Төп сәбәп-ләре – тизлекне арттыру, тиешсез урында алдагы машинаны узарга чыгу, исерек килеш руль артына утырып юлга чыгу, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Юл–транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында авария куркынычы булган урыннарда ясалма тигезсезлекләр куйдык, юлларны куркынычсыз хәлдә тоту буенча юл–коммуналь хезмәте белән дә эш алып барабыз.
Максаттан файдаланып район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. 2017 ел имин булсын, һәр кешегә, һәр йортка бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен. Полиция хезмәткәрләре һәрчак сезнең тынычлыгыгыз сагында.
Сезнең белән хәвефле хәлләр килеп туса, 02, 3–12–02, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Гөлсинә Зәкиева