Уңышның нигезе – авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Уңышның нигезе – авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы

“Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе уздырган “Татарстанның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы – 2016” бәйгесендә безнең районның “Курса МТСы” ширкәте беренче урынны яулады. Узган атнада Ассоциациянең гомуми җыелышында хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка күчмә кубок тапшырылды.

– Республиканың симәнә орлыклары җитештерү, аларны сату белән шөгыльләнүче 40тан артык хуҗалыгы Ассоциациядә исәпләнә. Арча районыннан анда бездән тыш “Ак барс” агрокомп- лексы”, “Игенче” ширкәтләре, – диде Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Симәнә орлыклары җитештерү, эшкәртү, сату, яңа сортлар сатып алу, сыйфат, амбарларны төзекләндерү буенча баллар җыелып бара. Шулардан чыгып җиңүче билгеләнә. Узган ел без икенче урында идек. Быел беренче булдык. Узган ел уңыш югары иде, быел азрак, әмма без амбарларда төзекләндерү эшләре алып бардык һәм шуның белән югалтуларны булдырмадык. Түбән Курсада гыйнвардан июльгә кадәр “ЗАВ–40”, “ЗАВ–20” ашлык суыру линияләрен үзгәртеп кордык, газ белән эшләүче ашлык киптергеч сатып алып корып куйдык һәм быел шулар белән эшләдек. Хәзерге вакытта Сарай–Чокырча амбарында үзгәртеп кору бара, симәнә әзерләү линияләре яңа машиналар белән җиһазлана.

Ә тулырак мәгълүмат белән безне хуҗалыкның баш агрономы Вилдан Дияров таныштырды.

2016 елда “Курса МТСы” ширкәте 18 миллион сумлык югары репродукцияле сыйфат сертификаты булган симәнә орлыгы (бигрәк тә “Казан юбилее” “Ульяновск–100” сортлы бодай, “Орлан”, “Раушан” сортлы арпа, “Дерби”, Рысак” сортлы солы, “Таң” сортлы борчак) күпләп саткан.

– Ел саен төрле төбәкләрдәге институтлардан яңа репродукцияле симәнә орлыклары сатып алабыз. 2017 елга яңа “Кабан” сортлы борчак, “Хәят”, “Йолдыз”, “Казан юбилее” сортлы бодай, “Раушан” сортлы арпа – барлыгы 15 тонна оригиналь сортлы симәнә орлыгы тупладык, – диде баш агроном Вилдан Дияров. – Үзебез 2017 елда “Таң” элита сортлы борчакны – 200, “Дерби” элита сортлы солыны – 240, “Раушан” элита сортлы арпаны – 320, “Орлан” суперэлита сортлы арпаны – 200, “Ульяновск–100” элита сортлы бодайны – 280, “Казан юбилее” суперэлита сортлы бодайны – 20, беренче репродукциялесен 240 тонна сатарга җыенабыз. Алар бар да сыйфат сертификаты белән, кондициягә китерелгән, сатарга әзерләп куелган.

“Курса МТС”ы ширкәте быел гектарыннан уртача 35,1 центнер ашлык җыеп алган. Быелгы ел өчен яхшы күрсәткеч. Югалтуларга юл куймыйча тырышып эшләгән комбайнчылар, механизаторларның хезмәт нәтиҗәсе дә бу. Механизатор Рәйхан Галимуллин “К–744” тракторында көзен туңга сөрүдә, язын культивацияләүдә эшләп, куәтле тракторлар иярләүчеләр арасында хуҗалык буенча беренче урынны алган. Рәйхан җәен зур тракторын куйган да, “МТЗ–80”гә утырган һәм шуның белән берүзе хуҗалыкның барлык уҗым басуын (өч мең гектар мәйданда) гирбицидлар белән эшкәртеп чыккан. Хәзерге вакытта ул авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүдә.

Язын культивацияләүдә Мансур Хуҗиәхмәтов та елдан–ел алдынгы урыннарны алып килә. Чәчүдә Радик Минһаҗев яхшы күрсәткечләргә ирешеп, хуҗалыкта сабан батыры булган. Язгы чәчүдә Әхәт Шәрәфиев, Илдар Гыйльметдинов, Алмаз Әхмәдуллин, Мөдәррис Гыйбадуллин алдынгылар рәтендә барган.

– Быел урып–җыю вакытында басуда дүрт “Акрос”, бер “Тукано”, ике “СК-5МЭ-1 “Нива эффект”, игенне егуда бер “МакДон” комбайны эшләде. Яңа авыл хуҗалыгы техникалары – бер “Акрос –550” комбайны, бер “Полесье” терлек азыгы урып–җыю җайланмасы, ике “К – 744” куәтле тракторы – барлыгы 25 миллион сумлык (амбарлар өчен алынганнары да шушы суммага керә) сатып алдык, – ди Вилдан Дияров.

Ул шулай ук урып–җыю чорында тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәткән комбайнчылар, шоферларны да атап үтте. Шамил Гыйбадуллин “Акрос-580” комбайны белән 15715, Рәис Камалиев (“Тукано-430”) – 13814, Радик Хәбибуллин (“Акрос-580”) – 14183, Марсель Минһаҗев (“Акрос-580”) – 14033, Фәнис Хөснетдинов (“Акрос-550”) – 13540, Әхәт Шәрәфиев (“Нива”) – 6865, Ринат Шакиров (“СК-5МЭ-1 “Нива эффект”) – 6810 центнер ашлык суктырган. Яшь механизатор Рәмис Шәрәфиев “МакДон” да 2372 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салган. Бу урында шуны да әйтеп китәргә кирәк, соңгы вакытта хуҗалыкка яшьләрнең күп килүе күзәтелә. Егетләр хезмәттә дә сынатмый. Алар турында җитәкчеләр дә горурланып сөйли. Быел да ай саен 5000 сум стипендия түләп, Рәнис Хөснетдинов һәм Айдар Гафуровны хуҗалык Арча агросәнәгать көллиятендә механизаторлыкка, 10000 сум түләп Рәсим Хәбибуллинны Казан аграр университетында агрономлыкка укыта.

“КамАЗ” шоферлары Харис Хуҗиәхмәтов, Надир Закиров, Рафаил Нәҗмиев, “ЗИЛ”да Илһам Гатин, Рашат Габделбәров, “ГАЗ–53”тә Марат Бакиров, Фәрит Вафин ашлыкны вакытында амбарга ташып барган.

– 2017 ел уңышы өчен бүгеннән кайгырта башладык, – ди баш агроном. – Яңа сортлы симәнә орлыклары, ашламалар алабыз. Хәзерге вакытка саклауга 233 тонна катлаулы ашлама туплап куйдык. 259 тонна селитра бар. Ашламалар Түбән Курса амбарында саклана. Яңа елга кадәр тагын 60 тонна ашлама кайтачак. Яңа ел башыннан аммиак суы (800 тонна) ташый башлыйбыз. Органик ашлама елныкы елга басуларга кертеп барыла.

Һәр эштә техниканың төзек булуы зур роль уйный. Моны хуҗалыкта яхшы аңлыйлар, авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларын төзекләндерү эшенә сентябрьдә үк тотыналар.

– Бүгенге көндә культиваторларның барысы да төзекләндерелде, чәчкечләрдән биш агрегатның өчесе язгы чәчүгә әзер, – диде Вилдан Дияров. – Бу эштә Әхмәтхан Садыйков җитәкчелегендәге бригаданың өлеше зур. Шулай ук техника төзекләндерү турында сүз барганда, токарь Илдар Фатыйхов, эретеп ябыштыручы Айнур Хәсәнов турында да мактап әйтеп үтәсе килә. Техниканың төзеклеге – елның–ел буена аларның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Без биредә хезмәт алдынгыларын мактап уздык. Белгечләр турында да берничә сүз әйтмәсәк, дөрес булмас иде. Чөнки хезмәтне дөрес оештыру, авыл хезмәтчәннәрен әйдәп бару алардан да тора.

– Түбән Курса склады мөдире Фәнзия Сабирҗанова күп еллардан бирле эшли, хезмәтенә бик җаваплы карый. Склад мөдирләре Илһамия Хөснетдинова, Рәсимә Гыйлаҗиева да бик җавапчыл һәм тырыш. Баш инженер Мирзанур Шакиров та үз хезмәтен яхшы белә. Алан бригадасы бригадиры Морат Шакиров та мактауга лаек, – дип санап китә баш агроном.

Вилдан Дияров белән әңгәмә барышында шул аңлашылды, ул үзе дә бөтен көчен, тырышлыгын, белемен куеп, булсынга йөри. Гомумән, менә шундый хезмәт сөючән кешеләре булуы белән көчле хуҗалык.

– Алда – Яңа ел. Хезмәт сөйгән, хуҗалыгыбыз алга барсын өчен тырышып йөргән хезмәтчәннәребезне якынлашып килүче 2017 ел белән котлыйм, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Барысына да сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Мин алар белән чын күңелдән горурланам. Шундый тырыш, булган, уңган хезмәтчәннәребез булганда, хуҗалыгыбыз һәрчак алга барыр дип ышанам.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International