Барыбыз бергә – зур көч

2016 елның 30 декабре, җомга

Барыбыз бергә – зур көч

“Ватан” хуҗалыгында һәр елны бары тик уңай нәтиҗәләр белән генә тәмамлау традициягә кергән. 2016 ел да искәрмә түгел. Җитәкчесе Мансур Әхмәтов бу уңышны намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе дип саный. Һәр тармакның башкаларны әйдәп баручы, мактауга лаек үз уңганнары, үз алдынгылары бар.  

Терлекчелек

Хуҗалык сөт саву буенча планны узган елга караганда арттырып үтәгән.

– Барлыгы 2400 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 695е савым сыеры, – ди баш зоотехник Искәндәр Солтанов. – Бүгенге көндә 10700 килограмм сөт савыла. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 200 килограммга артык. Бер башка 15,7 килограмм. Пөшәңгәр бригадасында 16 килограмм. Беренче чиратта терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу.

Сыер савучылар арасыннан озак еллар эшләүчеләр һәм үз хезмәтләрен намус белән башкаручылар Пөшәңгәр фермасыннан Гөлира Сәлахова, Хәсәншәехтан Ләйлә Сафина, Наҗия Сәмигуллина, Фирүзә Хөснетдинова, Гөлсөяр Сә- гыйтьҗанова, Апаз бригадасыннан Лилия Гайнуллина, яшьләрдән Хәсәншәехтан Рания Ганиева, бозаулату бүлегендә шулай ук Хәсәншәехтан Дилә Хаҗиева турында җитәкчеләр бары тик мактау сүзләре генә җиткерде.

– Бозау караучылар, терлекчеләрне дә искә алып үтәргә кирәк, – диде Искәндәр Солтанов. – Сөт, югары үсеш алу ашатудан, димәк, шушы егетләрнең тырышлыгыннан да тора. Терлекчелек продукциясе җитештерү һәм сату буенча елны уңышлы тәмамлыйбыз икән, монда аларның да хезмәте кергән. Нәсел хуҗалыгы буларак та планны үтәдек, тере үлчәве 240 сумнан 550шәр килограммлы 75 нәселле тана саттык. Бер–бер тана 120–130 мең сум булды.

Бозау караучылардан Пөшәңгәр бригадасыннан Дания Рәхимова, Гөлзифа Мәгъсүмова, Мирҗәмнән Идалия Каюмова, Гөлназ Шәйхиева, Рузия Хамурзина алдынгылар рәтендә бара. Аларның көнлек үсеше 700–800 грамм. Апаздан бозау- лар караучы Илфира Сафиуллина, таналар үстерүче Фадил Нигъмәтҗанов 850–900 грамм үсеш ала.

Терлекчеләр арасыннан баш зоотехник Пөшәңгәр бригадасыннан Данил Рәхимов, Рүзәл Тәхәбиев, Мирҗәмнән Рифат Шәйхиев, Хәсәншәехтан Данил Гыйльметдинов (бик күптәннән эшли, көтү дә көткән), Рафил Гатин, Рамил Әхмәтов исемнәрен атап китте. Тирес чыгаручылардан Пөшәңгәрдән Габделнур Һадиҗанов, Рифат Мөхәммәтҗанов, Хәсәншәехтан Расих Мәҗитов, Фәнис Газизов, Рафил Хөсәенов (тирес тә чыгара, тракторда да эшли) бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Хәсәншәех бригадасында оператор Равил Гафетдинов озак еллардан бирле намуслы эшли, Марс Хаҗиев “Делаваль” турагычы белән сенаж, силос тарата. Исәпкә алучы–лаборантлар Пөшәңгәрдән Рузалия Рәхимова, Апаздан Илсөяр Ибраһимова, Хәсәншәехтан Әлфия Сәгыйть- җанова да үз хезмәтләрен зур төгәллек белән башкара.

Кайсы фермага кермә, терлекләр тук, чиста. Азык җитәрлек. Хезмәт хакына килгәндә уртача 15 мең сум. Хезмәт стажы 15 елдан артканнарга – 20, 20 елдан артса 30 процент өстәмә түләнә. Шулай ук яшьләргә дә (30–35 яшькә кадәр) хезмәт хакына 30 процент өстәлә.

– Хуҗалыктагы яңалык турында да әйтеп үтик, – диде баш зоотехник. – Терлекләргә грануллы катнаш азык (экструдат, ягъни борчак, кукуруз, симәнке, арыш, рапс катнашмасы) җитештерүче бер агрегатыбыз–экструдер бар. Ул районда бер безнең хуҗалыкта, хәтта республикада да берничә районда гына. Аны Апаз бригадасында Илшат Камалиев барлык бригадаларга да җитәрлек күләмдә әзерли. Әлеге витаминлы азыкның сөткә дә, үсешкә дә тәэсире сизелде.

Игенчелек

– Хуҗалыкның барлыгы 5855 гектар сөрүлек җире бар, – дип башлады сүзен баш агроном Габдрәис Рамазанов. – 1310 гектарга арыш культурасы, шуның 100 гектарына “Кунакбаев истәлеге” сортлы оригиналь орлык- лар чәчелде. Җитәрлек күләмдә орлыклар салынды. Бар да яхшы сыйфатлы, районлаштырылган һәм югары репродукцияле сортлар. Өстәмә оригиналь орлыклар (3 тонна “Венец” сортлы борчак, 2 тонна “Йолдыз” сортлы сабан бодае, 4 тонна “Раушан” сортлы арпа) сатып алдык.

2016 елда гектарыннан уртача уңыш 35,1 центнер. Аеруча арыш, арпа культуралары зур уңыш биргән. 25 көн эчендә урып–җыюны тәмамлаганнар, югалтуларсыз игенне җыеп алганнар. Азык культуралары да югары уңыш биргән, җитәрлек күләмдә сенаж, силос, печән, салам, фураж әзерләнгән. Монысы инде механизаторлар һәм комбайнчыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Татарстанның атказанган механизаторы Әхтәм Шәвәлиев “Нью–Холланд” тракторында чәчү һәм җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешеп, район буенча икенче урынны яулаган. Чәчүдә шулай ук Хәсәншәехтан Марат Сафин (“ДТ–75”), Апаздан Дамир Фәйзиев (“МТЗ–2112”), Пөшәңгәрдән Таһир Сабиров (“МТЗ–2112”)  яхшы хезмәт үрнәкләре күрсәткән.

Һәр эшче җитәрлек күләмдә фураж, печән, салам белән тәэмин ителгән һәм һәр эшчегә ел ахырында хезмәт нәтиҗәләренә карап бушлай фураж бирелгән.

– Үсемлекләрне тәрбияләү буенча даими эш алып барылды. Бөҗәкләр, авырулар һәм чүп–үләннәргә каршы көрәштә “Туман” агрегаты белән Рифат Гыйльманов һәм “МТЗ–2112” тракторы белән Раил Лотфуллин бөтен эшне сыйфатлы итеп  башкарып чыкты, – ди баш агроном. – Ындыр табагына кайткан ашлыкны эшкәртеп, вакытында урнаштыру да зур роль уйный. Анысы ындыр табакларында эшләүчеләрдән (Хәсәншәехта Мулланур Газизов, Рүзәл Хәйриев, Пөшәңгәрдә Мөнир Сәлахов, Булат Сәлахов, Апазда Айдар Шәфигуллин) тора.

Хуҗалыкта 2017 ел өчен ашламалар туплау бара. 200 тонна катлаулы ашлама, 100 тонна аммиак селитрасы кайтарылган инде. Бу эш дәвам итә.

Техника төзекләндерү 

– Хуҗалыкта 34 трактор, 18 автомашина бар. 14 техника бүгенге көндә фермада тирес чыгаруда, терлек ашатуда, юл чистартуда, 6 комбайн ашлык суктыруда, 4 комбайн азык әзерләүдә катнашты, – дип таныштырды баш инженер Рамил Гыйлмуллин. – Тракторчыларыбыз бар да тәҗрибәле, көчле. Берсен дә аерып әйтеп булмый. Комбайннан тракторга, трактордан яңадан комбайнга утыралар. Елның–ел буе эштә алар.

Техника төзекләндерү биредә октябрь аенда ук башланган. Авыл хуҗалыгы тагылма  кораллары (1 чәчү комплексы, 15 чәчкеч, 10 культиватор, 1 “Сельфорд” комплекслы культиватор, 1 “БДМ–6х4” агрегаты, 12 тырма агрегаты) төзекләндереп бетерелгән инде.

Өч бригадада да техника төзекләндерү урыннары бар. Җылы, якты, җиһазландырылган. Төзекләндерүчеләр тракторчылар белән берлектә эшлиләр. Ә Пөшәңгәр бригадасыннан эретеп ябыштыручылар Илдар Җәләлиев, Фаил Каюмов, Апаздан слесарь Миннәхмәт Бәширов, токарь Самат Гыйниятуллин, электрик–аккумуляторчы Шәүкәт Галимҗанов, Хәсәншәех бригадасыннан слесарьлар Шәймулла Гыйлаҗев, Азат Вәлиев үз хезмәтләренең осталары, техника елның–ел буе һәрчак төзек булсын өчен тырышалар.

– Хуҗалыкның кайсы гына өлкәсен алма, беренче урында авыл хезмәтчәннәре тора. Тырыш, намуслы хезмәтләре, иң мөһим вакытларда көнне төнгә ялгап, алны–ялны белми эшләүләре – уңышның нигезе, – ди “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов. – Аларны, гаиләләрен Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, бәхетле, матур тормыш телим. Киләсе елда да шулай барыбыз да исән–имин булып, бергә–бергә эшләргә язсын. 2017 ел хуҗалыгыбызга да, гаиләләребезгә дә муллык, уңышлар алып килсен. Без барыбыз бергә – зур көч.

Гөлсинә Зәкиева   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International