Яңа ел бәйрәме чаралары
30 декабрьдә 9.30 сәгатьтә 3нче мәктәптә “Яңадан әкияткә!” коллектив иҗади эш.
30 декабрьдә сәгать 10да 7нче мәктәптә “Барыгыз да бозга” спорт бәйрәме.
30 декабрьдә 19 сәгатьтә “Яңа елда – яңа бәхетләр” Яңа ел тамашасы.
30 декабрьдә сәгать 10да район балалар китапханәсендә “Яңа ел алды укуы” китап күргәзмәсе.
30 декабрьдә 13 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә “Яңа елның күңелле маҗаралары” бәйрәм программасы.
30 декабрьдә сәгать 9да Укучылар сараенда укучылар арасында шахмат буенча район беренчелеге.
13 гыйнварга кадәр һәр көнне Арча шәһәре стадионында “ТатАрча Кар бабайда кунакта” күңел ачу программасы.
31 декабрьдә, 2–7, 9–13 гыйнварда сәгать 9да “Казан арты” музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә, “Әлифба”, М.Мәһдиев музейларында “Музейда яңа ел каникуллары” балалар өчен бушка экскурсияләр.
31 декабрьдә, 2–7, 9–13 гыйнварда “Казан арты” музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Кыш бабай китапханәсе” дигән китап күргәзмәсе ( Яңа елга, кышка багышланган әкиятләр, шигырьләр китаплары тәкъдим ителә).
9 гыйнварга кадәр 15, 19 сәгатьтә район Мәдәният йортында балалар һәм яшьләр өчен фильм һәм мультфильмнар.
3 гыйнварга кадәр сәгать 8дә Арчаның 1,2,3,7нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә мәктәп яны лагерьлары эшли.
31 декабрьдә 18 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “Хуш киләсең, Яңа ел!” тамашасы.
2 гыйнварда 14,18 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә әкият геройлары белән массакүләм Яңа ел шуулар.
2 гыйнварда сәгать 10да “Арча” спорт мәктәбендә гомуми белем мәктәпләре, 1–11 сыйныф укучылары арасында шашка буенча шәхси–команда ярышлары.
2–8 гыйнварда Арча шәһәре стадионы, “Казансу” паркында, 2 гыйнварда 1нче мәктәптә, 3 гыйнварда 2нче мәктәптә, 4 гыйнварда 3нче мәктәптә, 5 гыйнварда 5нче гимназиядә, 6 гыйнварда 7нче мәктәптә, 8 гыйнварда 1нче мәктәптә 13 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кыш” интерактив уен.
3, 5 гыйнварда, 9–13 гыйнварда 9.30 сәгатьтә “Казан арты” музеенда “Ура! Каникуллар!” (мәктәп укучылары теләге буенча мультфильмнар күрсәтү; 10 кешелек группа өчен).
2–8 гыйнварда районның белем бирү учреждениеләрендә хоккей турнирлары (зоналар буенча, финал ярышлары).
3,4,5 гыйнварда сәгать 10да районның белем бирү учреждениеләрендә “Безгә Яңа ел килә” курчак спектакле.
3–8 гыйнварда 11 сәгатьтә Арча шәһәре үзәк стадионында, “Казансу” паркында балалар бакчасы балалары өчен “Кышкы уеннар” интерактив уеннар.
3 гыйнварда 13 сәгатьтә район Үзәк китапханәсендә “Кеше һәм табигать: гармония эзләү” (2017 ел – Экология һәм җәмәгатьчелек киңлеге елы) китап күргәзмәсен тәкъдир итү.
3 гыйнварда 11 сәгатьтә Арча сәнгать мәктәбендә музыкаль фильмнар битләре буйлап.
3 гыйнварда 11, 14 сәгатьләрдә “Арча Арена” спорт мәтәбендә әкият геройлары белән массакүләм Яңа ел шуулар, 17 сәгатьтә “Шуабыз” маскарад.
3 гыйнварда “Арча” балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел флешмоб биюләре.
3 гыйнварда сәгать 10да “Арча” спорт мәктәбендә 2001 елгы укучылар арасында тхэквондо буенча турнир.
3 гыйнварда 9.30 сәгатьтә Арчаның 5нче гимназиясендә “Яңадан әкияткә!” коллектив иҗади эш.
3 гыйнварда сәгать 10да “Арча” спорт мәктәбендә 2002–2003 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир.
4 гыйнварда сәгать 9да Өчиле, Кәче, Казанбаш, Курса разъезды мәктәпләрендә “Күңелле стартлар” спорт уеннары.
4 гыйнварда сәгать 9да “Арча” спорт, 1нче мәктәпләрдә укучылар арасында мини-футбол буенча зона ярышлары.
4 гыйнварда 15 сәгатьтә район балалар китапханәсендә “Кышның тылсымлы шкатулкасы” иҗат мастерское.
4 гыйнварда сәгать 10да Арча шәһәре Җиңү паркында “Күңелле стартлар” спорт бәйрәме.
4–6 гыйнварда сәгать 10да “Казан арты” музеенда “Яңа ел маҗаралары” (музейда Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарыннан фотосессия).
4–6, 9–10 гыйнварда сәгать 11дә “Казан арты” музеенда “Яңа ел ассортие” “Елка” фильмының барлык бүлекләрен күрсәтү.
4,5,7 гыйнварда 11, 14, 17 сәгатьләрдә “Арча Арена” спорт мәктәбендә әкият геройлары белән массакүләм Яңа ел шуулар.
4 гыйнварда 9.30 сәгатьтә Арчаның 7нче мәктәбендә “Яңадан әкияткә!” коллектив иҗади эш.
5 гыйнварда сәгать 10да “Арча” спорт мәктәбендә 2002–2003 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык турнир.
5 гыйнварда 21.45 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә Төньяк хоккей лигасы чемпионаты, “Мөрәле”–“Северный” командалары арасында матч.
5 гыйнварда сәгать 11дә “Казансу” паркында Яңа ел чыршысы янында уеннар.
5 гыйнварда сәгать 9да район мәктәп- ләрендә “Чаңгы юлы чакыра!” чаңгы ярышлары.
6 гыйнварда 15 сәгатьтә шәһәр китап- ханәсендә “”Әй, Раштуа, Раштуа...” кич утырулары.
6 гыйнварда “Арча” спорт мәктәбендә өстәл теннисы һәм бадминтон буенча балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге.
6 гыйнварда 11, 14 сәгатьләрдә “Арча Арена” спорт мәтәбендә әкият геройлары белән массакүләм Яңа ел шуулар, 17 сәгатьтә “Шуабыз” маскарад.
6 гыйнварда сәгать 10да “Арча” спорт мәктәбендә 1999–2000 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышы буенча эстафета.
6 гыйнварда сәгать 10да “Арча Арена” спорт мәктәбендә хоккейның 70 еллыгына багышланган алкалы хоккей буенча дусларча турнир.
6 гыйнварда сәгать 8дә Укучылар сараенда укучылар арасында Кыш бабай призына шахмат буенча район ярышлары.
6 гыйнварда 18.45 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә Төньяк хоккей лигасы чемпионаты, “Мөрәле”–“Апаз” командалары арасында матч.
7 гыйнварда “Арча Арена” спорт мәктәбендә алкалы хоккей буенча ТР беренчелеге, Арча– Актаныш, 2000–2001 елгылар.
7 гыйнварда сәгать 9да “Арча” телерадиокомпаниясендә “Раштуаның сихри мизгелләре...” бәйрәм радиоальманахы.
7 гыйнварда 19 сәгатьтә “Казансу” паркында Раштуа бәйрәменә багышланган күңел ачу.
6,7,10,12 гыйнварда 14 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә “Яңа ел киносы” мультсеанс.
8,10,12 гыйнварда 18 сәгатьтә күпфункцияле үзәктә “Кыш бабайдан” төп призга спорт уеннары.
7 гыйнварда 14 сәгатьтә Арча сәнгать мәтәбендә Раштуа бәйрәме.
7 гыйнварда 21 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә Төньяк хоккей лигасы чемпионаты, “Яңа Кенәр”–“Северный” командалары арасында матч.
7 гыйнварда сәгать 9да “Арча” спорт мәктәбендә 2001–2002 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр, 2000–2001 елгы кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге.
8 гыйнварда 11,14,17 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә Яңа ел шуулар.
8 гыйнварда сәгать 9да “Арча” спорт мәктәбендә 2005–2006 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ачык турнир (республика районнары).
8 гыйнварда 21.45 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә Төньяк хоккей лигасы чемпионаты, “Яңа Кырлай”–“Наласа” командалары арасында матч.
8 гыйнварда сәгать 10да “Арча Арена” спорт мәктәбендә Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры.
8 гыйнварда сәгать 10да Арча педагогика көллиятендә ТР чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат буенча район ачык шәхси турниры.
8 гыйнварда сәгать 8дә “Арча Арена” спорт мәктәбендә 2001–2002 елгы яшүсмерләр, 2003–2004 елгы кызлар арасында “Спорт дулкыны” йөзү буенча ярышлар.
9 гыйнварда сәгать 10да “Арча” спорт мәктәбендә 1999–2000 елгы яшүсмерләр арасында күрсәтмә чыгышлар. Балалар спорт мәктәбенең бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр арасында күңелле стартлар.
9 гыйнварда 22 сәгатьтә “Арча Арена” спорт мәктәбендә Төньяк хоккей лигасы чемпионаты, “Тайд–Фойл”–“Хәсәншәех” командалары арасында матч.
9 гыйнварда сәгать 10да Укучылар сараенда “Чыршыкай” осталык дәресе.
13 гыйнварда 18 сәгатьтә “Казансу” паркында Иске Яңа елны каршылау.