Истә калырлык Яңа ел
27 декабрьдә “Арча” спорт комплексы бинасындагы “Бәхетле балачак” кафесында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары белән очрашты. Бу юлы район башлыгы белән бер чәй өстәле артында сөйләшү бәхетенә төрле мәктәпләрдән 15 укучы иреште.
Укучылар төрле өлкәгә, биг-рәк тә район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сорау- лар бирделәр, тәкъдимнәр керттеләр, фикерләрен җиткерделәр, планнары белән дә уртаклаштылар. Аларны беренче чиратта һөнәр сайлау мәсьәләсе борчыганы сизелде. Югары уку йортын тәмамлап үз районыбызга кайтырга теләүчеләргә эш урыннары булырмы? Арчага бигрәк тә нинди һөнәр ияләре кирәк? 9 сыйныфтан соң нинди һөнәр сайларга киңәш бирер идегез? Менә шундыйрак сораулар яңгырады.
– 9 сыйныфтан соң мин 11 сыйныфка барыр, ягъни мәктәптә укуымны дәвам итәр идем. Нигә имтиханнардан куркасыз? Тырышыгыз, укыгыз, аннан соң белем алуыгызны дәвам итегез, тормышта үз урыныгызны табыгыз, районга эшкә кайтыгыз. Ә Арчага бөтен төр хезмәт ияләре кирәк, – диде Илшат Нуриев.
– Безнең районда перспектива юк бит.
– Сез үсәргә мөмкинлек биргән һөнәрләр сайлагыз. Юристлар, икътисадчылар хәзер бик күп. Укытучы, тәрбиячеләр, авыл хуҗалыгына белгечләр кирәк. Үз эшегезне башлап җибәрә аласыз.
– Аның өчен беренчел капитал кирәк бит.
– Үз эшен ачарга теләүчеләргә хөкүмәт ярдәм күрсәтә. Минем киңәшем – Интернетта активистлар төркеме төзегез, бер–берегез белән аралашыгыз, киңәшләшегез. Югары уку йортларында белем алучы үзебезнең район егетләре һәм кызлары белән элемтә урнаштырыгыз. Монда уйланырга була.
– Минем бер тәкъдимем бар – район җитәкчеләре бер көнгә үз урыннарын яшьләргә биреп торсыннар. Бу аларга киләчәк турында уйланырга мөмкинлек бирер иде.
– Мин каршы түгел. Бу практикада кулланыла да. Үз урыныма булмаса да, янымда өч–дүрт кеше утыра ала. Минем ничек эшләвемне, ничек карарлар кабул итүемне, халык белән аралашуымны, аларның нинди сораулар белән килүләрен күрерсез, – диде Илшат Нуриев. – Мин сезнең кебек үк кеше. Сезнең фикерләрегез, нәрсә белән янып яшәвегез кызыксындыра. Миңа сезнең белән аралашу ошый. Уңышларыгыз өчен сөенәм. Тырышыгыз, укыгыз, үз–үзегезне саклагыз, хыялларыгыз тормышка ашсын. Без сезнең кебек сәләтле яшьләргә өметләнәбез.
Шул ук көнне “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме дә үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив балалар катнашты. Бу чарада беренче ел гына булуым түгел, шуңа аның елдан–ел яхшыруына, үзенчәлеклерәк, кызыклырак итеп оештырылуына игътибар итмәслек түгел иде. Чыршы бәйрәме “Нур” телестудиясе төшергән фильм белән башланып китте. Катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Аннан балаларның искиткеч матур чыгышлары башланды. Кар бабай белән Кар кызын быел бәйрәмчә бизәлгән чанага утыртып алып килделәр. Алар белән бәйрәм тагын да тулыланды. Шул арада Кар бабай чыршыдагы утларны кабызып җибәрде, чыршы янына барып, балаларны үз янына җыйды. Шигырь сөйләп, җырлап Кар бабай күчтәнәчен алырга теләүчеләр хәтта чиратка тезелде. Берсен дә буш җибәрмәде бәйрәм хуҗасы, һәрберсенә җылы сүзе, изге теләге һәм, әлбәттә инде, тәм–томы табылды.
Ул көнне бер генә бала да тик тормады, уйнады, җырлады, биеде, чыршы тирәли әйләнде. Яңа ел сюрпризлары да җитәрлек булды. Бу чын мәгънәсендә аралашу, дуслашу бәйрәменә әверелде.
Гөлсинә ЗИННӘТОва