3 нче январь көнне «Арча” спорткомплексында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 12 команда көч сынашты. Ярышны тантаналы ачуда Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча районының волейбол федерациясе җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы да катнашты. Җиңүче командалар “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамоталар белән, ә командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.