ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

18 ноябрьдә Бөтенроссия Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне кысаларында хакимият залында 10нан 12 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итү үткәрелә. Язылу өчен телефон: 3–15–33, 3–22–33.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе, соңгы еллардагы традиция буенча, быел да Яңа ел алдыннан муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев белән әңгәмә оештыра. Әңгәмә газетабызның 30 декабрь санында басылачак.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне дә әлеге әңгәмәдә катнашыр- га чакырабыз. Район башлыгына булган сорауларыгызны, тәкъдим һәм фикерләрегезне 20 декабрьгә кадәр хат белән, телефон аша (3–11–58, 3–10–58) яки arvestnik@yandex.ru электрон адресына, яки Интернетта “ВКонтакте” сайтындагы “Арча хәбәрләре” төркеменә яза аласыз.

2 ноябрьдә район Координацион советының чираттагы утырышы булды. Анда төзелеш объектларында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, кышкы чорга әзерлек турында сөйләшенде, төзелеш оешмаларындагы хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләрнең чыгышлары тыңланды һәм райондагы барлык оешма, предприятиеләргә Бөтенроссия “Уңыш һәм куркынычсызлык” конкурсында катна- шырга, гаризаларны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге турында әйтелде.

10 айлык нәтиҗәләргә килгәндә, районда бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән: “Кырлай” ширкәтендә сыер савучының аягы сынган. Шундый бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен нинди чаралар күрелергә тиешлеге турында тагын бер кат искәртелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Татарстан Республикасында 2015–2017 елларга башлаучы фермерларга ярдәм” һәм “Татарстан Республикасында 2015–2017 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программаларында катнашучыларны конкурслы сайлап алу үткәрә. Шулай ук “Татарстан Республикасында 2015–2017 елларга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасы буенча матди–техник базаны үстерү өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурслы сайлап алу уздырыла.

Документларны 2016 елның 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгына тапшырырга кирәк.

Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 10 ноябрьдә халык өчен “кайнар линия” телефоны эшләячәк. Мәгълүмат алу, бәхәсле хәлләрдә калганда аларны чишү юлларында гражданнарга Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкиллеге аппараты, хәрби комиссариат, адвокат палатасы вәкилләре булышачак.

Түбәндәге телефоннар аша аралашырга мөмкин: 8 (843) 2368915; 8 (843) 2364017; 8 (843) 2364062. Консультация иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр дәвам итә.

5 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Кукмарада ветераннар арасында хоккей ярышлары узды. Арча районы командасы икенче урын алды.

Авыл җирлекләре арасында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән иҗат концертлары старт алды. Узган җомгада Арча Мәдәният йортында Ташкичү авыл җирлегенә кергән ун авыл үзешчәннәре, аларның да иң–иңнәре, чыгыш ясады.

Көзгә керү белән Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә татар эстрадасы артистлары явы башланды. Көн дә концерт һәм көн дә, исең китәрлек, зал тулы тамашачы. Ә менә үзебезнекеләр чыгышын карарга килүче аз булды. Һәм ялгышты. Чөнки үзешчәннәр дә артистлардан бер дә кимен куймады. Бәлки, беренче концерт булганга арчалар белеп бетермәгәндер? Исегездә тотыгыз, шушы көннән башлап һәр атна җомга көнне “Җомга көн кич белән” дигән иҗат концертлары булачак. Бушка. Сюрприз да бар – үзешчәннәр белән беррәттән шул төбәктән чыккан эстрада артистлары да чыгыш ясаячак.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

29 октябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә "Йолдызлы карусель" III Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурсы булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбенең гитара классы укучысы Носратов Камил (укытучысы Алеева Миләүшә Тәлгат кызы) III дәрәҗә лауреат булды. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәк иҗади уңышлар телибез!


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Әйбер бәяләренең артуына әлләни ис тә китми инде хәзер — барыбер берни эшли алмыйсың.

— Оялмыйлар да бу кибетчеләр, — ди бер танышым. — Сыер маеның килосы 500 сумга җитә язган.

Яңа Кенәр авыл җирлегендә район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International