2015 елның 23 ноябрендәге 320–ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 409нчы маддәсенең салымнар түләү срокларына кагылган өлешенә үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр нигезендә, физик затлар милкенә салымны, җир салымын, шулай ук транспорт салымын салым түләүчеләр елның салым чорыннан соңгы елның 1 декабренә кадәр түләргә тиешләр. Ягъни, 2015 елның салым чоры өчен салым 2016 елның 1 декабренә кадәр түләнергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, элек физик затлар өчен салым түләү срогы узган салым чорыннан соңгы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча дип билгеләнгән иде.
16 ноябрьдә сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән һәм шулай ук иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан Фәрит Минхәиров белән үзенчәлекле очрашу кичәсе була.
15 ноябрьдә 11.30 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.
Намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте электромонтеры Исмәгыйлов Рәдиф Самат улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген 10 нчы ноябрьдә МБМБУ “Арча 5 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү ысуллары” исеме астында семинар булып узды. Семинарда Арча районынының барлык татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр һәм татар теле тәрбиячеләре катнашты. Иң мөһиме, безнең күрше Кукмара районныннан да кунаклар бар иде. Кукмара ш.т.п. ”Ләйсән” 4 нче номерлы татар балалар бакчасының бакча мөдире, өлкән тәрбияче, рус теленә өйрәтү тәрбиячесе һәм бер төркем тәрбиячесе килгән иде. Семинарны мәгариф идәрәсенең мәктәпкәчә белем бирү белгече Алина Тагир кызы башлап җибәрде.
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Тормыш парлыларны ярата” дигән искиткеч матур, җылы, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бөрки, җанга сихәт өсти торган бәйрәм – әдәби–музыкаль кичә – озак еллар тигез, тату гомер иткән парлар белән очрашу булды.
Район Иҗтимагый советының эшче төркеме Арча сәнгать мәктәбендә коллективның эшен һәм хезмәт шартларын өйрәнде. Соңыннан сәнгать мәктәбендә Ижтимагый советның утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
Халык вәкилләреннән торган әлеге бәйсез Иҗтимагый совет берничә ел элек халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан барлыкка килде. Утырышны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Башта Арча сәнгать мәктәбе тормышын яктырткан видеоязма күрсәтелде. Аннан соң директор Гөлнара Сабирова чыгыш ясады.
30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә арчалылар да читтә калмый. Быел да Арча үзәгендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл каршында аларны искә алу митингы узды. Арчада яшәүче Рауза Галиәхмәтова да бар иде анда.
Бу көн репрессия корбаны баласы — Рауза апа күңелендә ел да авыр хатирәләрне яңартып, күз яшьләренә тагын бер кат ирек бирергә мәҗбүр итә.
“Мин сөргендә туганмын, — дип башлады ул хатирәләрен. — Безнең әтиләр үз көче белән тырышып-тырмашып яшәгән гади хезмәт кешесе булса да, авылдагы бер сатлыкҗан “тырышлыгы” белән гомеренең ике дистәгә якын елын нахакка сөргендә уздырыр- га туры килә. Әти белән әнинең язмышы аяныч булды: әни туган якларга кайта алмыйча шунда гүр иясе булды. Ә әти, кайтырга рөхсәт булгач, авылга кайтып бер ел торгач үлеп китте”.
Әңгәмәдәшебез — Арча муниципаль районының контроль–исәп палатасы рәисе Надия Сафиуллина.
— Надия Равилевна, контроль–исәп палатасы нәрсә белән шөгыльләнә?
—Безнең палата район бюджетының үтәлешенә оператив контрольлек итә.
— Тикшерүләр нинди тәртиптә алып барыла?
— Контроль–исәп палатасы турындагы положение нигезендә, Арча район Советы, муниципаль район башлыгы һәм район прокуратурасы белән килештерелгән еллык тикшерүләр планы эшләнә. Контроль чараларын күбрәк шулар нигезендә үткәрәбез. Район Советы, район башлыгы күрсәтмәсе буенча планнан тыш тикшерүләр дә уздырыла.
Район прокуратурасы белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзедек, бу очракта прокурор таләбе планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен нигез булып тора. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге белән килешү әзерләнеп бетеп килә.
Депутатлар игътибарына!
10 ноябрьдә Арча район Советы утырышлар залында район Советының чираттагы тугызынчы утырышы була. Сәгать 9да башлана.