Өч бала дүрт сарык урлаган
Бәйрәмнәр алдыннан булган бу хәл. 16–17 яшьләрдәге ике егет (берсе Арча станциясеннән, икенчесе Кукмарадан) Арча Мәдәният йорты каршындагы 9 яктырткычны вата. Алар кайнар эздән тотыла, беркетмә төзелә.
Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина хәбәр итте.
– Монда авырлык беренче чиратта әти–әниләренә төшә, – диде ул. – Аларга хәзер матди зыянны гына түгел, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсе, 1нче бүлеге нигезендә (балаларны тиешенчә тәрбия- ләмәгән өчен), кичке сәгать 10нан соң урамда йөргәнгә (Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.11нче маддәсе, 1 бүлеге), чит милекне юкка чыгарганга һәм алкогольле эчемлек кулланган өчен дә штраф түләргә туры киләчәк. Шуның өстенә әле Арча станциясе егете бер–ике көннән педагогика көллияте тирәсендәге бер урамнан велосипед урлап тотылды. Аның буенча да җинаять эше кузгатылды.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов хәвефле хәбәр җиткерде.
— Иске Кишет авылында бер малайны мәче тешли, — диде ул. — Дүрт көннән мәче үлә. Шуннан соң гына эшнең хәтәрлеген чамалап песине безгә китерделәр. Экспертиза аның котырган булуын күрсәтте.
Тиз арада кисәтү чаралары күрдек, малай дәвалана, авылдагы мәче, эт, кәҗә, сарык, эре хайваннарга вакцина ясадык. Президент Указы белән бу авылда карантин кертелде.
Песи тешләү генә түгел, тырнаса да безгә хәбәр итегез. Иске Кишеттә малларны яздан көзгә кадәр арканда тоталар икән, төнлә дә шунда куналар. Ә бит котыру авыруын төлкеләр тарата.
“Татарстанның чиста урманнары” һәм “Парклар маршы” акцияләре кысаларында “Ашыт” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары, биология, химия укытучылары табигать һәйкәле “Тукай-Кырлай урманы”нда 10 гектар мәйданда чистарту эшләре алып бардылар. Акциядә 25 кеше катнашты.
Арча районында яшәүче эчке эшләр ветераннары Фатыйх Дәүләтшин белән Равил Галимов Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән чарада катнашкан. Моннан тыш, элек Арча эчке эшләр бүлегендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберләренә чәчәкләр салу оештырылган. Аңа туганнары да чакырылган. Шулай ук район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев өч Бөек Ватан сугышы ветераны (Ф.Шәмсетдинов, Ф.Дәүләтшин, Р.Галимов) янына барып, эчке эшләр министры А.Хохориннан котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тутырылган каплар тапшырган.
10 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дигән проект кысаларында республика эшмәкәрләре белән очраша. Президент һәм эшмәкәрләр бергәләшеп актуаль проблемалар турында үзара фикер алыша, аларны тиз арада хәл итү ысулларын эзләячәк.
Аңарчы, теләге булган һәр эшмәкәр Рөстәм Миңнехановка шәхси соравын юллый ала. Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү узу яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына махсус гариза җибәрү дә җитә. Сораулар 8(843) 203-44-17 телефоны аша да кабул ителә. Гариза һәм сорауларны 27 майга кадәр юлларга кирәк.
20 майда Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Хәсәншәех авылында яшәүче Гөлбстан Әхмәтгалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Гөлбстан апа 7 сыйныфны бетергәч Чабаксада комбайнчы–тракторчылар әзерләү курсларында укый. Сугыш елларында комбайн белән иген ура, трактор белән җир сукалый. Сугыштан соң кибетче, балалар бакчасы мөдире була. Бөек Ватан сугышында катнашкан Сәләхетдин Әхмәтгалиев белән 7 бала үстерәләр. 38 оныклары, оныкчыклары бар.
19 майда Арча станциясендәге заправкада бер кеше канистрга бензин тутыра да, аның өчен түләргә кассага юнәлә. Шул арада карак ул канистрны урлап та китә. Әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
19 майда Советлар мәйданындагы “Модная одежда” кибетеннән хатын–кыз киемнәре урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре караклар эзенә бик тиз төшә. Алар ике кыз булып чыга.
Наласа халкы күптәннән юл булмаудан изаланды. Зарланып та карадылар, җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать иттеләр. Башта авылның 500 еллык юбилеена булыр, дип өметләнделәр. Юбилей да үтте. Сабыр иткән — морадына җиткән, диләр бит. Ниһаять, өченче ел Вахитов урамына таш түшәделәр. Башы бар, ахыры да булыр, дип чын күңелдән сөенде авыл халкы.
Үзләре дә үзара салым акчасына, я акча җыеп авылның кайбер башка урамнарын да бераз рәткә керттеләр. Быел наласалылар шул максаттан үзара салым акчасын да 700шәр сум итеп җыярга килештеләр.
Арчаның беренче мәктәбендә күп еллардан бирле матур бер традиция сакланып килә – һәр ел май ахырында мәктәпне тәмамлаганнар белән очрашу оештырыла. Иң кызыгы шунда – аларның барысы да килми, ә түгәрәк даталарын билгеләп үтүчеләр җыела. Узган шимбәдә актлар залында мәктәпне 1956, 1966, 1976, 1986, 1996, 2006нчы елларда тәмамлаучылар очрашты. Чарага аларны югары сыйныф укучысы иңенә менеп кунаклаган кызчык кулындагы кыңгырау чыңлавы дәште. Мәктәп директоры Эльмира Сафина кунакларны шундый истәлекле көннәре белән котлады.