Балаларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары килеп җитте. Аны ничек күңелле дә, файдалы да һәм истә калырлык та итеп үткәрергә? Бу җәйдә безнең районда балаларга ял итү өчен нинди мөмкинлекләр тудырыла, нинди лагерьлар оештырылачак?
Маһинур апа Иске Кишет авылында туган. Сугыш елларында колхозда сыер сауган, окоп казыган, урман кискән. Ире Нәҗип Касыймов белән өч бала үстергәннәр, оныклары бар.
29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узачак. Моннан унөч ел элек республика статусын алган фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләр белән бергә районыбызның Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” (“Русская песня”) халык вокаль ансамбле дә катнашачак.
20 майда Арча сәнгать мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп укучылары арасында районкүләм конкурс узды. Район мәктәпләренең укучылары театральләшкән күренешләр белән тормышның төбенә тартучы начар гадәтләрне (тәмәке тарту, аракы эчү, наркомания) шулкадәр оста, үтемле итеп күрсәтә алды.
Иске Төрнәле дә сыерлар шундый матур көннәрдә кардада пычракта тора, Шәйдулла Сәлахов рәислек иткән елларда сыерларны кыш көне дә басуда йөртеп аякларын яздыралар иде”, — диде бер агай. — Хәзерге җитәкчеләр, белгечләрне без аңламыйбыз, элек мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде
23-24 май көннәрендә Түбән Мәтәскә җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Арча районы белем бирү учреждениеләре укучылары турслёты булып узды. Ярыш “А” һәм “Б” классларына бүлеп үткәрелде.
Табигатьтә теплицадагы кебек шартлар урнашты: җылы, дымлы һава. Үләннәр да күзгә күренеп күтәрелә. Үлән генә түгел, дару инде алар, витаминга иң бай вакытлары.
— “Татарстан” ширкәтендә көтү 30 апрельдә чыкты, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. — “Ак барс” агрокомплексы”нда 4–5 майда көтә башладылар. “Ак барс” агрокомплексы”нда көтү чыкканнан соң да ун көн сөт артмады, сыерлар кыш буе организмда кимегән матдәләрне тупладылар, аннан соң гына сөт арта башлады.
Арча шәһәре халкы игътибарына!
Арча шәһәре башкарма комитеты санитария–экология икеайлыгы кысаларында җирлек территориясендә тышкы төзекләндерү, тиешенчә карап тору, җыештыруны оештыру, чисталык һәм тәртипне тәэмин итү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар башлануы турында хәбәр итә. Чирәм чабылганмы, йорт яннарында төзелеш материаллары юкмы, йортларның алгы ягы, коймалары тиешле хәлдәме – 1 июньнән төп игътибар шуларга юнәлтеләчәк.
Билгеләнгән таләпләрне бозучылар Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
27 майда көндезге сәгать 11дә “Бердәм Россия” партия- се Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Рес- публикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров гражданнарны кабул итә. Адресы: Арча шәһәре, Банк урамы, 6а йорт (халыкны социаль яклау бүлеге бинасы). Алдан язылу өчен телефоннар: 3–18–08, 3–28–80.
Быелның көзендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. “Бердәм Россия” партиясе үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләде. Әлеге тавыш бирүдә һәркем катнаша ала иде. 22 майда халык күңеленә хуш килгән кандидат өчен тавыш бирде. Безнең районда алдан тавыш бирүдә 6768 сайлаучы катнашты.
Бөтен теләгән кеше дә тавыш бирә алмаган — бюллетеньнәр җитмәгән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сайлау штабы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 22 майда алдан тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларга рәхмәт белдерде. “Кызганыч, бөтен кеше дә тавыш бирә алмады”, — диде ул. Андый очракта аларга үз фикерләрен белдерер өчен анкета тутырырга тәкъдим иткәннәр, тавышлары рәсми исәпләүгә кермәсә дә, алар игътибарга алыначак.