ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Алдагы сәгатьләрдә, 2022 елның 23 ноябрендә кич белән, 24 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән диаметры 20 мм һәм аннан да күбрәк көчле бозлавык  көтелә.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 22 ноябрендә Арча район Советында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды (алга таба-Комиссия).

Катнашучылар түбәндәге  сынау төрләрен уздылар:  спорт снарядын ераклыкка ыргыту; 100 м, 2000-3000 метрга йөгерү, урыннан ике аяктан этенеп, озынлыкка сикерү,  16 килограммлы гер күтәрү һ.б.
2022 елда абитуриентлар ГТО   алтын билгесе өчен генә түгел, көмеш һәм бронза билгесе  өчен  дә БДИга өстәмә балл ала алачаклар. Үз яшь төркемендә нормативлар тапшырган өчен мәктәпнең соңгы елында алынган урын исәпкә алыначак.

 

«ГТО уеннары»  — команда ярышлары. Команда ярышлары өчен «ГТО уеннары» маршруты түбәндәге төрләрдән торды:

- урыннан ике аяк белән  этенепп озынлыкка сикерү;

- идәндә яткан килеш  кулларны бөкләү һәм турайту;

- аркада яткан җирдән күтәрелү.14 команда катнашты.

Фондның бурычы-Россиянең барлык гражданнарын яшьләренә, җенесенә, социаль хәленә, кеременә, сәяси, дини һәм башка карашларына карамастан, ветераннарга ярдәм итү эшенә берләштерү.

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләр   үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендәге  җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү  бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры бирү мөмкинлеге булачак.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "TAT-ARS-TAN" конкурс хәрәкәте кысаларында узган "Яшь талантлар" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

19 ноябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияты үзәгендә «Чулпан» I Төбәкара балалар үзешчән иҗаты бәйгесе узды. Бәйгедә Мари Иле, Татарстан, Чувашия Республикалары, Киров, Ульяновск өлкәләреннән килгән талантлы балалар, коллективлар, аерым башкаручылар, дуэтлар, триолар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да, бәйгедә актив катнашып, лаеклы урыннарга ия булдылар.

Сөйләшү сораудан башланды: "Хәзерге заман кешесендә толерант булу өчен нинди сыйфатлар җитми?" Укучылар үзләрен тылсымчы буларак күзаллап, планетабыздагы барлык кешеләргә иң матур сыйфатлар, хисләр бүләк иттеләр һәм барысын да тактага язып куйдылар.

Очрашуга Арча педагогия көллиятенең 113 төркем студентлары, Арчаның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм «Нур» телерадиостудиясенең яшь хәбәрчеләре чакырылды. Катнашучылар журналистика өлкәсендә фикер алыштылар, журналларның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштылар. Катнашучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International