ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге, гадәттәгечә, быел да бик күп чараларга, очрашуларга бай булды.

Бу хакта безгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина җиткерде. Ул районда оештырылган зур чаралар турында сөйләде, Казанда үткән халык иҗаты күргәзмәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Арчадан ветеран укытучы Наилә Насыйбуллинаның флористик эше (“Әрекмән яфрагы”) республикада икенче урынга лаек булган. Ә күргәзмәне Арчадан Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге “Арча балкышлары” инструменталь ансамбле ачып җибәргән.

Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында Арча яшьләре үз теләкләре белән инициатив төркем төзегән.

Атна башында әлеге төркемгә кергән егетләр һәм кызлар “Арча” радиосында булып китте. Форсаттан файдаланып без дә аларга сорауларыбызны бирдек һәм җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. Алар көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга чакыра.

Безнең дә танышларыбыз, дусларыбызның, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешеләрнең балалары (алар да бүген үзебезнекеләр кебек якын) да мобилизацияләнде. Шуңа бу тема күпләргә якын һәм берәүнең дә күңеле ярдәм кулы сузмыйча тынычлана алмаячак. Дөрес, комментарийларга күз салсаң, төрле фикерләр ишетергә була. Бу мәҗбүри эш түгел, йөрәк кушканны үтәү.

Казан арты... Әлеге якларны ишетеп белмәгән кеше юктыр ул. Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча якларыннан чыккан, дөньядагы бердәнбер “Әлифба” музее да биредә урнашкан, милләтемнең йөзек кашы булган Тукае да монда дөньяга  килгән...

Арча ягы безнең өчен педагогия училищесы белән йөрәкләргә мәңгегә кереп калды. Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан үзенә укучылар җәлеп итүче әлеге уку йортында 1982–1986 елларда белем алу безгә дә насыйп булды. 1986 елгы чыгарылыш “Д” төркеме. Меңәрләгән укучыны, шул исәптән безне – 34 авыл баласын үз кочагына алган әлеге уку йорты безнең күңелләрдә иң кадерле истәлекләрне саклый. Әлеге истәлекләрнең иң яктысы, әлбәттә инде, аның җитәкчесе, укытучылары.

Бу арада яңгырлар еш яуды. Юеш, җил, салкынча.

Ишегалдына, кош-кортлар, хайваннар янына чыгасы килми торган көннәр. Шундый аяк асты юеш, тайгак көннәрнең берсендә Казиле авылында 58 яшьлек Шамил Сабировның, үгез сөзеп, гомере өзелде.

Алар өч бертуган булалар. Камил, Шамил, Гөлсинә. Гөлсинәнең бакыйлыкка күчкәненә 8 ел. Инде менә Шамил дә китеп барды... Ялгыз яшәгән. Өйләнмәгән. “Әти елый да елый...”, – ди Камилнең улы Динар.  Казиле авылының кеме белән сөйләшсәң дә, әйбәт гаилә, дип сөйлиләр. “О-о, әтиләре Шакир абый Сабиров бик тырыш кеше иде, шофер булып эшләде, – дип сөйли авылдашлары Айсылу Гыйльфанова. – Әниләре Сөгъда апа да бик булган иде, урыннары җәннәттә булсын.

Бу көнне икенче көтүче булып классташым Шәүкәт чыга. Ә көтүдә – яман зур үгез (авырлыгы 1 тонна килде, дип сөйләгәннәре истә).

Менә шул тонналы үгез җаен туры китереп Шәүкәткә ташлана! Бәхеткә (үзенең бәхетсезлегенә), Шиһап абый якында гына була, ике арага кереп малайны саклап кала. Бәлки үгез үзеннән өркер дип уйлагандыр, бәлки уйларга да өлгермәгәндер...

Мондый вакытта үгезнең күзләрен кан баса, диләр. Ул котырынып көтүчене чөеп ташлый, таптый, сөзә. Ә малай елый-елый авылга чаба, ярдәмгә чакыра. Авыл кешеләре төшеп җиткәндә Шиһап абый исән була әле, әмма Арчада хастаханәдә җан бирә. Үгез явыз кабыргаларын сындырып бетергән, дип сөйләделәр.

“Арча” спорт комплексында 2010-2011 елгы малайлар hәм кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды. 

Бу ярышлар ноябрь аенда узачак республика беренчелегенә иң көчле волейболчыларны сайлап алу туры буларак үтте. 6 малайлар hәм 4 кызлар командасы ярышты. Ярышлар каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

Кызлар арасында

1. Кәче мәктәбе командасы (тренеры Нияз Гатауллин)

2. Урта Курса мәктәбе командасы (тренеры Азат Баһаветдинов)

3. Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренеры Зөлфәт Хәйруллин)

Без иптәшем белән бер ул, бер кыз үстердек. Икесе дә буйга җитеп урта мәктәпне яхшы гына тәмамлап, Казан шәһәрендә һөнәр алдылар, уку йортларын уңышлы тәмамлап, яхшы эшләргә урнаштылар.

Улыбыз Алмаз армия сафларына барып кайтканнан соң, рус кызы белән гаилә корды. Беренче куанычлары – кызларының тууын көттеләр. 2013 елның 10 сентябрендә оныгыбыз Элинә туды. Тик улыбызга гына бу сабыйны кулына алып сөяргә насыйп булмады. 15 сентябрьдә авылга бәрәңге алырга кайтканда, юл фаҗигасенә очрап, 24 яшен дә тутырмаган газиз улыбыз 5 көнлек сабыен калдырып, салкын җир куенына керде. Алмазны озатырга сабантуй мәйданына җыелган кадәр халык килгән иде.

2022 елның 14 июлендәге 258нче Федераль закон нигезендә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр өчен җаваплылыкны көчәйтә торган җинаятьләрнең яңа составлары күздә тотыла.

Беренчедән, РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе (җинаять җәзасы билгели торган гамәлләр билгеләре булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) “транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган яки аннан мәхрүм ителгән кеше тарафыннан ясалган” дигән өстәмә төшенчә белән тулыландырылды.

Арча район прокуратурасы районда яшәүче кешеләрнең мөрәҗәгате буенча каты көнкүреш  калдыкларын җыюны һәм чыгаруны оештырганда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге зконнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Кәче авыл җирлегенә кергән Чулпан авылы территориясендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыклар юк. Ә бу әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләргә тискәре йогынты ясый.

Арча районы прокуратурасы “Интернет” челтәрен мониторинглау барышында РФ территориясендә тарату тыелган мәгълүмат урнаштырылган сайтны ачыклады.

Әлеге интернет-ресурста Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хариус балыгын сату турында мәгълүмат урнаштырылган.

Ә Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән кыргый хайваннарны һәм су биологик ресурсларын законсыз аулаган, тоткан, сатып алган, саклаган, ташыган, җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы тыелган мәгълүматны блокировкалау турында административ дәгъва гаризасы җибәрде. Суд таләпләрне тулысынча канәгатьләндерде. Хәзерге вакытта сайтка юл ябык, мәгълүмат аннан алынды.

Валерий Медведев,

Арча районы

прокуроры

ярдәмчесе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International