ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Арча районы прокуратурасы кешеләр күп була торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бозылу фактларын ачыклады.

Арча районы прокуратурасы районның авыл  клубларында һәм мәдәният йортларында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Шәһәр үзәгендәге кибетләр яныннан үтеп барам. Каршыга коляскасын туктатып телефоннан сөйләшеп торучы бер яшь кенә хатын-кыз очрады. Шундый яшь, чибәр, үзенең дә балалыктан чыгып кына килгән вакыты бугай. Русчалап, татарчалап кемнеңдер тетмәсен тетә бу, шундый итеп сүгенә, үтеп баручылар башларын чайкап борылып карый, ә моңа тирә-яктагылар бар ни, юк ни.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, балалар да белергә тиеш. Ата-аналарга, балалар бакчаларына, укытучыларга бу мәсьәләгә тиешле игътибарны бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар балалар хәтеренә яхшы сеңеп калачак.


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Октябрь-ноябрь айларында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы  муниципаль бюджет гомуми белем биру оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытунын иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче этабында документлар тапшырып, 93 мәктәп катнашкан. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде.

Квестны оештыручы: Россиянең Яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның Бөтендөнья Ассоциациясе ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.

Вакыты: 2020 елның 21 ноябре, 15: 00 сәг.(Мәскәү вакыты).

Урыны: Online .http://intgame.ru/wwii (видеоохостинг YouTube).

Үткәрү телләре: рус һәм инглиз (испан һәм француз телләрендә эшкәртелә).

Теркәлү 20 октябрьдә башлана.

Мәгълүмати кампаниягә старт 20 октябрьдә бирелә.

Дәвамлылыгы: 60-90 минут.

2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Арча җирле оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зарипов редакциягә махсус кереп дәшә: “Эшләнгәннәргә хисап тотабыз, керми калмагыз”. Очрашкан саен алардагы яшәү көче соклану тудыра.

Бүген Россия халык мәгарифе отличнигы, атказанган укытучы Сания Камалетдиновага 80 яшь тулды.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International