Без бу хакта Роспотребнадзор белгечләре, район үзәк хастаханәсе табиблары белән дә сөйләштек
Хәзер кеше бер-берсе белән очрашса, коронавирус турында сөйләшми калмый. “Коронавирус белән авырмадыгызмы әле?”, “Куркасызмы?” – шундыйрак сораулар алар. Без үзебез дә редакциягә керүчеләр белән шул хакта сөйләшеп алабыз. Бу үзенә күрә халыктан сораштырулар да. Җаваплар төрле: “Куркыта...”, “Юк, курыкмыйм, ул булган, бар һәм булачак. Коронавирус белән яшәргә өйрәнергә кирәк”.
Йогышлы чирләрне дәвалаучы бүлек җитәкчесе Венера Кәримова: “10 кешене чыгарабыз, 10 кешене кабул итәбез”, – дип, вакыты бик тыгыз икәнлекне әйтте. Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова:
– Коронавирустан куркырга кирәкми, аннан сакланырга кирәк, – дип киңәш итте.
– Ә ничек?
– Битлек режимын сакларга. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска. Кулларны сабынлап юып торырга.
Әлеге фоторәсем 1975 елның 9 маенда төшерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үткән көн
Рәсемдә КПССның Арча райкомы бюросы әгъзалары. Сулдан уңга район башкарма комитеты рәисе урынбасары Мәхмүт Сафин, КПСС райкомының икенче секретаре Нурзадә Сибгатуллин, КПССның Арча райкомы беренче секретаре Харис Зәйнуллин, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мәгъсүм Габделхаков, район “Сельхозтехника” берләшмәсе идарәчесе Ислам Зәкиев, КПСС райкомы секретаре Гани Нуриев.
Мин редакциядә бу вакытта икенче генә ел эшлим. Бу кешеләр арасында миңа Мәгъсүм абый Габделхаков кына яхшы таныш. Ул минем авылдашым, хатыны Вәсилә апа башлангыч сыйныфларда безне укытты да. Мәгъсүм абыйның әтисе Габделхак абый сугыш елларында Корайванда колхоз рәисе булып эшләгән. Мин белгәндә кибетче иде. Күршеләрендә Сабантуй көнне янгын чыгып, ике хуҗалык янып бетте. Габделхак абыйлар шуннан соң Урта Курсага күченделәр. Улы Сәүбән абый гаиләсе белән шунда яши.
Шекәдә гомер итүче Сафиннар өчен ноябрь ае истәлекле ай. Аларның бергә яши башлауларына 50 ел
Көзге көннәрнең берсендә клубка кинога килгән Нурисламның күзе кунак кызларга төшә.
Авылдаш егетләр мәктәпкә килгән укытучы кызлар икәнен әйтә. Арадан берсе аеруча якын булып күренә. Әнә шунысын, әле танышмаган да көе, егетләргә: “Бусы минеке!” — дип үзенә тәгаенли ул. Бу сүзләрне, мөгаен, эчке сиземләве әйттергәндер.
Шул көнне Шекә клубы сукмагыннан егет белән кыз күңеленә якты хис салынды. Ноябрьдә инде никах укытып бер гаилә булып яши дә башлыйлар. 18 яшьлек чибәр Язиләне язмыш бүләге дип кабул итә Нурисламы.
Биш баласын, ирен, 18 яше генә тулган оныгын салкын гүр куенына илтеп тыга ул. Бу газапларга ана йөрәге ничекләр түзде икән?
«Эш белән үземә юаныч таптым. Югыйсә, моның кадәр хәсрәтләргә түзә алмаган булыр идем”, – диде Иске Кырлай авылында яшәүче Фатыйма апа Хәсәншина. Язмышы белән кызыксынуымны белгәч, елар, ничекләр юатырмын икән, дип курыккан идем. Тик... еларга аның күз яшьләре дә калмаган, күрәсең...
Күп балалы колхозчы гаиләсендә туа Фатыйма. Сугыш башланганда кыз балага нибары 8 яшь була. Әнисе белән яшелчә бакчасына йөреп, үзе кадәр чиләк күтәреп су сибеп йөрүләр, кечкенә генә куллары белән чүп утаулар...
Сугыштан соң да тормыш бик авыр була әле, ачлык үзәкләренә үтә.
–Арча станциясендә поезддан төшеп урамга чыккач җыелып торган кешеләр янына килдем, – дип сөйләгән иде әти. – Уртада җигүле ат, кожан кигән, аркасына юл капчыгы аскан бер ир атка ипи ашата. Авыздан сулар килеп шаккатып шуны карап тордык. Халык ач, ә бу атка ипи ашата!
Әти түзмәгән, бу кеше янына килеп юмартлыгының сәбәбен сораган.
– Мин үз гомеремдә кешеләргә күп яхшылыклар эшләдем. Ә алар мине нахакка төрмәгә утырттылар, – дигән ул. – Исән-сау котылып кайтсам, берәр атка ипи ашатырмын, дип адарынган идем. Атлар яхшылыкны яхшырак аңлый...
Шулайдыр шул, ат кешеләргә күпме игелекләр эшләгән: йөк ташыган, утыртып йөрткән, җир сукалаган, тырмалаган...
Әнисен күмеп кайтканга да 40 көн үткән. Салкын җир куенына илтеп кенә тык икән, вакытның үткәнен сизми дә каласың. Исән кеше өчен һәр көн бер мизгел кебек
Әнисенең кырыгына җыелган халыкны озатып ялгызы гына калгач, Рәсимә түр яктагы креслога барып утырды да, авыр сулап күзләрен йомды. Иң газиз кешесенең үлемен бик авыр кичерде ул. Ярый әле янында балалары, ире, туганнары булды. Тилерергә дә күп кирәк түгел икән. Әнә бит, кайнар аш, чәй тутырган банкаларны сумкаларга салып, хастаханәдә палата саен эзләп йөргән әнисен.
Туктаусыз аккан күз яшьләрен сөртеп алды да, авыр уйлардан арынырга теләп, башын селкеп куйды Рәсимә. Туганының: “Елама, юкса анаң су эчендә ятар”, – дигән сүзләре исенә төште. Ничек инде еламый түзеп була, әни кадәр әнине югалт та, йөрәгең өзгәләнмәсен, ди.
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Әлеге бәйрәмнәрнең тирән рухи һәм тарихи тамырлары бар. Алар кешеләрнең милләтенә, диненә, социаль статусына, яшенә карамастан, халыкның бердәмлеген билгели. Бәйрәмнәрнең һәркайсы зур әһәмияткә ия – алар республикабыз һәм илебез халкының тарихлары уртак, киләчәкләре бергә булуын искәртә.
Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2020» республика конкурсы игълан ителгән иде, ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында ел саен уздырыла.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. Белгечләр 100әр мең сум акча алачак.
Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын Арча, Кукмара, Балтач, Буа районнары һәм башка районнар фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алып килгән иде. Барлык продукция дә ветеринария хезмәтләре тикшерүен узган.
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Габделнур кызы Шәймәрданова әледән-әле шаккатырып тора.
Көзге ярминкәләрдә мәктәпнең 1 гектар җирдә үстергән кәбестә, кишер, чөгендерләрен күреп исебез китсә, бүген директор Мәскәүдә “Могҗизалар кыры” тапшыруында катнашуы белән сокландырды.
Киттек Шушмабашка! “Тапшыру 6 ноябрьдә генә күрсәтелә. Алдан матбугатта чыкса, кызыгы калырмы икән?!” – дип икеләнеп каршы алды ул безне. Әмма хикмәт “Могҗизалар кыры”нда мыни?! Хикмәт Рәзилә ханымның үзендә!
Әлбәттә, сүзне без Мәскәүгә сәяхәттән башладык.