Рәсемнәрдә – тарих

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге фоторәсем 1975 елның 9 маенда төшерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үткән көн

Рәсемдә КПССның Арча райкомы бюросы әгъзалары. Сулдан уңга район башкарма комитеты рәисе урынбасары Мәхмүт Сафин, КПСС райкомының икенче секретаре Нурзадә Сибгатуллин, КПССның Арча райкомы беренче секретаре Харис Зәйнуллин, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мәгъсүм Габделхаков, район “Сельхозтехника берләшмәсе идарәчесе Ислам Зәкиев, КПСС райкомы секретаре Гани Нуриев.

Мин редакциядә бу вакытта икенче генә ел эшлим. Бу кешеләр арасында миңа Мәгъсүм абый Габделхаков кына яхшы таныш. Ул минем авылдашым, хатыны Вәсилә апа башлангыч сыйныфларда безне укытты да. Мәгъсүм абыйның әтисе Габделхак абый сугыш елларында Корайванда колхоз рәисе булып эшләгән. Мин белгәндә кибетче иде. Күршеләрендә Сабантуй көнне янгын чыгып, ике хуҗалык янып бетте. Габделхак абыйлар шуннан соң Урта Курсага күченделәр. Улы Сәүбән абый гаиләсе белән шунда яши.

Мәгъсүм абый 1930 елда туа. 1945 елдан 1947 елга кадәр Сарай-Чокырча авыл Советы секретаре булып эшли. 1947 елдан 1949 елга кадәр Корайванда бригадир. 1949 елда кибеттә эшләп ала. 1950 елдан 1954 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач ВЛКСМ райкомына инструктор итеп алалар. 1956 елдан 1957 елга кадәр КПССның Наласа МТСы зонасы буенча райком инструкторы.

1958 елда “Курса” колхозы партия оешмасы секретаре итеп сайлана. 1961 елда Арчага хәзерләүләр буенча инспекция инспекторы итеп билгеләнә. 1962–1969 елларда “Курса” колхозы рәисе. 1969–1976 елларда район авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе. Югары белемле галим-агроном.

– Мин ул көнне Мәгъсүм абыйларда идем, – дип искә ала энесе Сәүбән абый. – Капка ачылып китте дә райкомның беренче секретаре Зәйнуллин килеп керде. Мин тизрәк чыгып китмәкче идем: “Энесе булгач ник китәсең, әйдә безнең белән утыр”, – ди Зәйнуллин.

– Мәгъсүм ни өчен Арчага күчәргә каршы килә икән дигән сорауга җавап табарга дип кердем әле, – ди беренче секретарь.

Мондый “визит”тан соң ризалашмый булдыра алмый инде Мәгъсүм абый, аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр.

Алтмышынчы еллар ахыры, җитмешенче еллар башы арчалар өчен уңышлы  була. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү шактый арта. 1970 елның 4 февралендә үткән район партия конференциясендә Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыев Арча халкы адресына бик күп мактау сүзләре әйтә. Арчаларның республика күләмендә алгы урынга чыгулары билгеләп үтелә. Район буенча бер гектардан иген уңышы 9 центнердан 15 центнерга күтәрелә.

70нче еллар башында җитәкчелекне махсус белемле кадрлар белән ныгытуга игътибар көчәйтелә. 40 колхоз рәисенең 30ы авыл хуҗалыгы белгечләре була.

 1971 елның 29 июнендә район партия активы җыелышында нык-лы азык базасы булдыру һәм терлекчелекне тагын да үстерү буенча бурычлар тикшерелә. Докладны районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен җаваплы икенче секретарь Нурзадә Сибгатуллин ясый. Нурзадә Әсхәдуллович соңрак ун ел авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, район халык контроле комитеты рәисе булып эшләде. Җитәкчеләр, халык арасында абруе зур иде аның. Киңәшмәләр, җыелышлар вакытында беренче секретарьга үз фикерен курыкмый әйтә ала торган кеше иде ул. Шактый җитәкчеләрне эшендә саклап калды, яшьләр әле, төзәлерләр, дип җаваплылыкны үз өстенә алды.

Райкомда бүлек мөдире, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Илдар Гарифуллин )мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын( сөйләгән иде. “Мир” )Венета( колхозына рәис итеп куярга кеше таба алмыйлар. Авыр хуҗалык, эшләре гел артта. Зәйнуллин Илдар Гыйльмулловичны чакыра да: “Ике елга “Мир”га барасың. Аннан соң кире кайтарам”, – ди.

Алдагы көнне партия җыелышы уза. Яңа рәис кандидатурасын карыйлар.

Икенче көнне колхозчылар җыелышы буласы. Ул вакытта асфальт юллар юк, булачак рәис белән аны куярга килгән Нурзадә Сибгатуллин кунарга калалар.

–Нурзадә Әсхәдуллович мин төнлә качмасын дип, кроватьның кырыена ятты, бәлки әле төнлә йокламагандыр да, – дип сөйләгән иде Илдар Гарифуллин.

Илдар Гыйльмуллович анда ун еллап эшләде бугай. Руслар аңа Иллорион Григорьевич дип үз итеп дәшәләр иде. Эштән киткәндә елап озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International