ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

Каргалы авылында Вафа дигән бик мәзәкчән кеше яшәгән.

Бервакытны Вафа абый хастаханәдән кайта. Чиләкләр алып коега суга чыга. Күршесе:

– Сугамы, Вафа абый, – дип сорый.

– Сугуын сукмый, әмма теленә чыдап булмый, – ди Вафа абый мыек астыннан елмаеп.

– Исән-сау кайттыңмы? Өйдә тәртипме, тынычлыкмы?

Бүген Татарстанның Лаеш районында Идел буеның иң күләмле агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне-2020" эшли башлады.

Чарада үзмәшгульләр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары үз продукциясен алып килде. Күргәзмәдә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан барлыгы 200ләп экспонент катнаша.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстанда кыр көне – 2020 күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында терлекчелек буенча белгечләр белән түгәрәк өстәл үткәрде. Катнашучылар терлекләрне идентификацияләүнең актуаль мәсьәләләре, сөт терлекчелегендә прогрессив мәгълүмати технологияләр кертү, терлекләр үрчетүнең нәтиҗәлелеге, терлекләрне ашату һәм тоту технологиясе, шулай ук тармак өчен аеруча актуаль булган башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.

1,3 млн сумнан алып 28,8 млн сумга кадәр грантларны 25 гаилә фермасы, 63 эш башлаучы фермер, «Агростартап» проектлары буенча 64 фермер алды. Грант алучылар тарафыннан шуның ярдәмендә 4146 сыерга исәпләнгән 62 сөтчелек фермасы, 3324 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 35 ферма, 602 мең баш кош-кортка исәпләнгән 14 кошчылык фермасы, 1040 атка - 5 ат фермасы, 4 балык үрчетү фермасы булдырылачак. Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 9 проект, сарыкчылык буенча 4 ферма, җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча 13 проект, умартачылык буенча 4 проект һәм ачык грунтта яшелчәчелек буенча 3 проект гамәлгә ашырылачак. Авылларда өстәмә рәвештә 360тан артык даими эш урыны барлыкка киләчәк.

Арча районы прокуратурасы районда яшәүче 30 яшьлек хатын-кызның җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча (хезмәт урынын файдаланып мошенниклык ясау) гаепле дип тапты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәне ачты. Күргәзмә Лаеш районында уза һәм 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Бу чарага без узган елның көзеннән үк, уҗымнарны чәчүдән әзерләнә башладык. Бүген сез барлык бу эшнең нәтиҗәсен күрәсез. Делянкаларда перспективалы культураларның 100гә якын яңа сортлары һәм гибридлары тәкъдим ителә. Алар арасында, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы бодае да бар, ул шушы чарага 10 ел дәвамында чыгарылды һәм хәзер дәүләт сынавы уза, шәмәхә орлыклы Надирә бодае сорты һәм кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, киндер, нут кебек башка төр культуралар һәм сидератлар бар», - дип сөйләде Марат Җәббаров.

24 июньдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Югары Курса авылында яшәүче Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовларны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды.

Сирәк була торган хәл: Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа бер елны, берүк көнне туганнар. Аларга язылышканда паспорт алыштырып йөрисе дә булмаган: фамилияләре дә берүк.

2020 елның 29 июнендә 67нче яшендә, хезмәтветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, Арча районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Габдрахманов Наил Газиз улы вафат булды.

Агачлар ауды, морҗа җимерелде, түбәләр, парниклар очты, зиратны каһәрләде, бер сыерны ток бәрде...

Бакчада чүп утап йөрим.  Кара болытлар куерганнан куера. Ул ара да булмады, җил котырып килеп тә җитте,  бөтен дөньяны айкап та алды, яшенләп, шыбырдап яңгыр ява да башлады. Каты яуды. Яңгыр тынгач, бакчага чыктым. Давыл алмагачның шактый зур ботагын сындырган иде. Алмалардан сыгылып торган ботакның җирдә ятканын күргәч елыйсылар килде...

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә 5 айда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясадылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов май аенда беренчелекне яулаган “Ашыт” ширкәтенә күчмә кубок тапшырды. “Северный” хуҗалыгы – икенче, “Кырлай” ширкәте өченче урында.

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз дигәндәй, иң ахыргы урында “Төрнәле–Пошалым ширкәте. Әлеге хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү турында гомумән уйламыйлар дигән фикер туа. Инде терлекчелектә дә артка тәгәрисен тәгәрәп бетереп киләләр, 17нче урыннан да түбән төшеп булмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International