Яңгырлар көнлек норманы үтәп тора, синоптиклар юеш кар да вәгъдә итәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре басуларын әйләнеп кайтканчы да берничә тапкыр яңгыр явып үтте.
Әнвәр абыйны күптәннән беләм, мин редакциядә эшли башлаганда (1973 ел) ул Мичурин исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре иде. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы баш инженер булып эшләде.
Кушлавыч авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукай музей-йорты янына җыелдылар. Капка төбендә музей мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина көтеп тора иде инде. Йорт янында бергәләп фотога төшкәннән соң музей-йортта сәяхәт кылдылар.
Яңа Кырлайда үткән “Ат көне” бәйрәмендә катнашкан бизәлгән җигүле атлар турында аерым язарга булдым. Алар турында сөйләмичә һич мөмкин түгел. Берсеннән-берсе матурлар.
Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән-үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезеңә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.
Цифрлы форматка күчкәч авылларда – 20ләп телеканалны бушка карап булачак. Шәһәр җирендә телевизорлар электән үк күп каналларны тота. Телевизор иске булса, цифрлы телевидение сигналларын тоту өчен аңа махсус приставка, антенна алырга кирәк була. Яңа телевизорлар цифрлы телевидениене кабул итә, бары тик көйләргә генә кирәк.
Арча башындагы кечерәк кенә зиратка игътибар иткәнегез бардыр. Аның каралган, һәрчак тәртиптә булуы да күзгә ташланмый калмый. Халык телендә немец зираты дип йөртелә ул. Әмма чынлыкта биредә әсирлеккә алынган немецлар гына түгел, венгрлар, румыннар, поляклар да күмелгән. Сугыш елларында Арчада булган вакыйгаларны яхшы хәтерләүчеләр бар.
“Автоледи” бәйгесенә күнектеләр инде. Чөнки ул ел да үтә, районның иң яхшы машина йөртүче хатын-кызлары билгеләнә, җиңүчесе хәтта республика ярышына барып төбәгебез данын да яклап кайта.
13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды. Сәяхәтебез Иске Кырлай авылыннан башланды.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды. Дүртенче тапкыр үткәрелә торган бәйрәмдә Татарстан һәм Россия районнарыннан 118 спортчы катнашты