ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

– Эх, яшь чагым булса, – дип әйтеп куйды ветеран укытучы Рәмзия Хәмидуллина яшь педагоглар советы форумында. Әнә шулай кызыгырлык иде форум. Анда район мәктәпләрендә һәм бакчаларында эшләүче 30 яшькә кадәрле укытучылар, тәрбиячеләр (районда алар 210) катнашты.

Арча һәм Әтнә районнары буенча пенсия фонды идарәсе барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлый. Әйдәгез, безнең бөек илебезне саклаучы, үзләренең батырлыклары белән бөтен дөньяга танылган бабаларыбызны онытмыйк.

17-19 февральдә Казанда баянчы һәм аккордеончыларның "Аккордеон феериясы" IV Халыкара фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Пермь. Орск, Пенза, Түбән Новгород шәһәрләреннән, Башкортстан, Удмуртиядән килгән, шулай ук Казанның үзеннән дә бар иде. Фестивальдә катнашып, Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илназ Баязитов (укытучысы Гайфуллина Г.З.) II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International