Ватанны саклаучылар көне белән!
Арча һәм Әтнә районнары буенча пенсия фонды идарәсе барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлый. Әйдәгез, безнең бөек илебезне саклаучы, үзләренең батырлыклары белән бөтен дөньяга танылган бабаларыбызны онытмыйк. Без Сезнең белән һәрчак горурланабыз, Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт. Бүгенге көндә безнең иминлегебезне саклаучы ир-егетләребезгә кайнар сәламнәребезне юллыйбыз. Гаиләләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез. Сәламәтлек, тазалык, озын гомер барчагызга да. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, башка сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Барыгызны да бәйрәм белән!