17-19 февральдә Казанда баянчы һәм аккордеончыларның "Аккордеон феериясы" IV Халыкара фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Пермь. Орск, Пенза, Түбән Новгород шәһәрләреннән, Башкортстан, Удмуртиядән килгән, шулай ук Казанның үзеннән дә бар иде. Фестивальдә катнашып, Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илназ Баязитов (укытучысы Гайфуллина Г.З.) II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!