Ничек яхшы укытучы булырга
– Эх, яшь чагым булса, – дип әйтеп куйды ветеран укытучы Рәмзия Хәмидуллина яшь педагоглар советы форумында. Әнә шулай кызыгырлык иде форум. Анда район мәктәпләрендә һәм бакчаларында эшләүче 30 яшькә кадәрле укытучылар, тәрбиячеләр (районда алар 210) катнашты.
Арчаның 3нче мәктәбендә үткән форумда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов катнашты. Иң башта совет җитәкчесе Максим Ильясов эшләнгәннәргә хисап тотты. Осталык дәресләрендә яшь педагоглар белемнәрен арттырдылар.
Тамак ялгап алганнан соң педагогик кейс- ларның чемпионаты башланды. Педагоглар, командаларга бүленеп, мәктәптә килеп чыккан хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп чиштеләр. Педагоглар алдына куелган бурычлар җиңелләрдән түгел иде. Беренчесе – мәктәптә баланың кул күтәреп, һәр дәрестән чыгып китә торган гадәте бар. Бу вакыйганы ничек хәл итәргә? Бәлки ул авырудыр? Аны ачыкларга кирәк. Ә бәлки аңа дәрес кызыклы түгелдер? Дәресне укытучыга теләсә кайсы баланы җәлеп итәрлек кызыклы үткәрергә кирәк. Бала нәрсә белән кызыксына? Берәр төрле түгәрәккә, секциягә йөриме? Йөрмәсә, ә нишләп әле аны әти–әнисе белән сөйләшеп, мәсәлән, берәр төрле спорт секциясенә тартмаска! Баланың дәрескә битарафлыгын хоккей, я булмаса йөзү, шахмат ачып җибәрергә бик мөмкин бит! Мәктәп укучысының дәрескә сүлпәнлеген бетерү юллары күп төрле иде. Яшь педагоглар берсен–берсе уздыра–уздыра проблеманы чишү юлларын әйттеләр.
Икенче команда өлкән буын белән мәктәп укучылары арасында килеп чыккан тупаслыкның сәбәпләрен эзләде һәм аны ничек булдырмау хакында сөйләште. Хәл болай була. Бер гаилә кичен кунакка барырга җыена. Кыз сыйныфташлары белән транспортта авыр сумкалар күтәргән апага урын бирми. Ике яктан да тәмсез сүзләр әйтелә. Кичен кыз әти–әнисе белән кунакка бара. Ишек ачылуга каршыларына теге транспорттагы апа килеп чыкмасынмы! Яшь педагоглар баланы тәрбияләү буенча үзләренең кызыклы фикерләрен әйттеләр. Балага тәрбия гаиләдә салына, аны үгет–нәсыйхәт белән генә тәрбияләп булмый, иң мөһиме – шәхси үрнәк, хезмәт, яраткан шөгыль һ.б.
Өченче команда укытучының рус теленнән начар укыган балада ничек итеп фәнгә кызыксыну уята алуы хакында фикер алышты. Яхшы укытучы балага акыл сатмый, ә баланы рухландыра белә. Сөйләшү әнә шундыйрак рухта барды.
Яшь укытучыларның фикер йөртүләре ошады миңа. Хәтта үзем дә сизмәстән бәхәскә кереп киттем. Чөнки үзебездә дә 1нче сыйныфта укучы малайлар бар. Бергәләп фотога төшкәннән соң яшь укытучылар фикерләре белән кызыксындым. Урта Пошалым мәктәбендә инглиз теле укытучысы Венера Зәйнуллина:
– Миңа балалар белән эшләү бик ошый, – дип сөйләде. – Дәрескә сүлпән укучыларны алып калып, кызыклы уеннар аша чит телгә кызыксыну уятам. Үземне башка эштә күзалламыйм.
Апаз мәктәбендә математика һәм информатикадан укытучы Рамил Нуриев:
– Арча педагогика көллиятендә укыганда практика вакытында укытучы булу теләге туды, – дип сөйләде. – 5нче ел эшлим. Казан федераль университетын тәмамладым. Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим. Балалар белән эшләргә яратам. Мондый форумнарга җыелып торырга кирәк. Бер–берең белән аралашып, яңа фикерләр ишетеп, белем туплап кайтасың.
Яшьләргә мактаулы һәм кыен эшләрендә уңышлар телибез.
Румия Надршина