Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 2021 елның 18 сентябрендәге 55023-АП номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Министрлык тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә #ТРЯшьләренәТорак туры эфиры үткәрелә.
Туры эфир программасында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) «ДОМ.РФ» АҖ нең торак программалары аңлатылачак. («Ташламалы ипотека» яңа төзелешкә 7% ка кадәр, «Гаилә ипотекасы» сатып алу һәм рефинансирование 6% ка кадәр, «Авыл ипотекасы» 3% ка кадәр стафкалы), шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды ташламалы ипотека шартларында яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту өчен цифрлаштыруны гамәлгә ашыру һәм учетка кую процедурасын гадиләштерү перспективалары турында сөйләнәчәк.
муниципаль мәйданчыкны гына тоташтыру өчен сылтама:
https://us06web.zoom.us/j/89335481298?pwd=cnVkNUZNb21CMW0wcFNPZEcvRTZuZz09
Конференция идентификаторы: 893 3548 1298 Код: 032787
Мөстәкыйль тоташу өчен сылтама (муниципаль мәйданчыкта катнашмаучылар өчен)
https://www.youtube.com/c/МинистерствоподеламмолодежиРТ/featured
Өстәмә мәгълүмат өчен элемтә телефоны: 8 (843) 222-92-06 Шәрифуллин Ирек Эльвирович – дәүләт программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.