Россия Федерациясе Конституциясенең 37нче маддәсендә һәркемгә үзенең хезмәткә сәләте белән ирекле эш итү, эшчәнлек төрен һәм һөнәр сайлау хокукы беркетелгән.
Шулай ук куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган, хезмәте өчен нинди дә булса кыерсытуларсыз бүләкләүгә һәм федераль закон билгеләгән хезмәткә түләүнең иң аз күләменнән ким булмаган хезмәт хакы алуга, шулай ук эшсезлектән саклауга хокукы билгеләнгән.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 1нче маддәсе нигезендә, гражданнарның хезмәт һәм ирек хокукларына дәүләт гарантияләрен билгеләү хезмәт законнарының максаты булып тора. Хезмәт һәм аның белән турыдан-туры бәйләнгән башка мөнәсәбәтләрнең төп принциплары: хезмәт иреге, мәҗбүри хезмәтне һәм хезмәт өлкәсендә кыерсытуларны тыю, һәр хезмәткәрнең гадел хезмәт шартларына хокукын тәэмин итү, хезмәткәрләрнең хокук һәм мөмкинлекләр тигезлеге, һәр хезмәткәрнең үзвакытында һәм тулы күләмдә гадел хезмәт хакына хокукын тәэмин итү, хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләрнең хокукларын тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен урнаштыру, аларның үтәлешенә контрольне (күзәтчелек) тормышка ашыру, һәркемнең дәүләт тарафыннан суд яклавын кертеп, хезмәт хокуклары һәм ирекләре яклану хокукын тәэмин итү, хезмәт килешүен төзегән якларның килешү шартларын үтәүгә бурычлары һ.б. РФ Хезмәт кодексының 2нче өлешендә күрсәтелгән.
Компанияләрнең Россиядә эшчәнлекләре туктатылу хезмәткәрләренең хокуклары бозылуга яки кысылуга китерергә тиеш түгел. Компания Россиядә эшчәнлеген туктату турында белдергәннән соң эш бирүче: РФ Хезмәт кодексының 72.2нче маддәсе нигезендә, тик торуның сәбәпләрен, тик торуның башланган һәм беткән көннәрен, шулай ук тик торучылар исемлегенә кертелгән барлык хезмәткәрләрнең фамилияләрен һәм вазифаларын күрсәтеп боерык чыгарырга бурычлы. РФ Хезмәт кодексының 62нче маддәсе нигезендә, хезмәткәр язмача гариза буенча боерыкның тиешенчә расланган күчермәсен алырга хокуклы. Хезмәткәрләр үзләренең хезмәт бурычларын үтәүне вакытлыча туктаталар һәм тик тору эш бирүче гаебе белән булганда уртача хезмәт хакының кимендә өчтән ике, әгәр тик тору якларга бәйле булмаган сәбәпләр белән килеп чыкса, окладның өчтән ике өлеше күләмендә түләүгә исәп тота алалар (РФ Хезмәт кодексының 157нче маддәсе).
Әгәр эш бирүче тик тору турында тиешле боерык чыгармаган булса, шул ук вакытта хезмәткәрне эш урынына кертмәсә, бу хезмәткә хокукны бозу булып тора.
Тик тору турындагы боерык игълан итү законсыз дип табылганда яки андый боерык булмаса, хезмәткәр барлык югалган хезмәт хакын түләүне таләп итәргә хокуклы (РФ Хезмәт кодексының 234нче маддәсе).
Тик тору вакытын дөрес алып бармаулары яки аны дөрес түләмәүләре турында дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Компаниянең Россия территориясендә эшчәнлеге тукталу оешманың бетерелүен, ә әлеге компаниянең барлык хезмәткәрләренең хезмәт килешүләре туктатылуын күздә тота.
Эш бирүче барлык хезмәткәрләрне оешманың бетереләчәге турында эштән азат итү көненә кадәр кимендә 2 ай алдан кисәтергә бурычлы (РФ Хезмәт кодексының 180нче маддәсе), шул ук вакытта әлеге 2 ай эчендә хезмәткәрләрне тик торуга җибәрергә ярамый. РФ Хезмәт кодексының 178нче маддәсе нигезендә, барлык эштән җибәрелгән хезмәткәрләргә бер айлык уртача хезмәт хакы түләнергә тиеш. Эштән җибәрелгән хезмәткәр ике ай дәвамында эшкә урнаша алмаса, ул эшсезлекнең икенче ае өчен дә уртача хезмәт хакы алырга хокуклы, ә эштән азат ителгәч 14 көн эчендә мәшгульлек органында исәпкә куелган очракта, эшсезлекнең өченче ае өчен дә түләргә тиешләр (РФ Хезмәт кодексының 178нче маддәсе).
Хезмәт килешүе якларның килешүе буенча да туктатылырга мөмкин (эш бирүче белән килешеп хезмәткәргә түләү күздә тотыла).
Хезмәткәр теләге буенча хезмәт килешүен өзү хезмәткәрне РФ Хезмәт кодексының 27нче бүлегендә күздә тотылган гарантия һәм түләүләрдән мәхрүм итә. Хезмәткәрне үз теләге белән хезмәт килешүен өзәргә мәҗбүр итү законсыз гамәл булып тора һәм хезмәткәрнең хокукларын тупас боза.
Валерий Медведев,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе