Сорау: “Бүген бик күп кеше интернет-кибетләрдән товар сатып ала. Әмма анда да ялганнарга мөмкиннәр бит. Сыйфатсыз әйбер алган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?”
Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.
– “Кулланучылар хокук-ларын яклау турында”гы РФ Законының 26.1 маддәсе читтән торып (дистанцион) сатуга багышланган. Интернет аша товар сатып алганда берничә аспектны истә тотарга кирәк.
Заказ белән алган әйберне китергән вакытта сатып алучыга аның белән бергә товар турында язмача формада мәгълүмат та бирелергә тиеш. Әгәр ул булмаса, кулланучы тапшырган вакыттан соң өч ай дәвамында товардан баш тартырга хаклы. Моннан тыш, кулланучы товар килгәнче теләсә кайсы вакытта, товарны алганнан соң 7 көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Әмма кайбер товарларның үзләренә генә хас үзенчәлекле сыйфатлары (кешенең мөрәҗәгате буенча үзгәрешләр кертелгән булса) бар. Бу очракта сатып алучы аннан баш тарта алмый.
Кулланучы товарны алудан баш тартса, сатучы аңа акчаны 10 көннән дә соңга калмый кире кайтарырга тиеш. Әмма алып кайту чыгымнары кире бирелми.