Хөрмәтле сәүдә өлкәсе вәкилләре, ветераннар һәм тармакның атказанган хезмәткәрләре!

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 23 июле- Сәүдә хезмәткәрләре көне. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Сәүдә хезмәткәрләре көне - иң массакүләм һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Бу - сатучылар, кассирлар, контролерлар, консультантлар, менеджерлар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар һәм башка сәүдә вәкилләре бәйрәме. Югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү, арзан бәяләр, киң ассортимент товарлар, сатып алучыларга карата дустанә караш- боларның барысын да без сезнең югары профессиональ һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә алабыз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сәүдә өлкәсе – икътисадның район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүче иң мөһим тармакларының берсе. Бу өлкәгә актив рәвештә инвестицияләр, яңа технологияләр кертелә, продукция ассортименты киңәя, ә бу, үз чиратында, яңа эш урыннары барлыкка килүгә китерә.

Арча районында 360 сәүдә объекты бар, аларда сәламәт көндәшлек саклана. 2021 елда район буенча тулаем алганда ваклап сату әйләнеше 4,5 млрд. сум тәшкил итте, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 11% ка югары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда онлайн-сәүдә форматы популярлаша бара. Арча районының 200 дән артык КУЭ субъекты интернет-мәйданчыкларга чыкты һәм үз продукциясен сату географиясен киңәйтте. Электрон сәүдә үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 31 декабренә КУЭ субъектларының маркетплейсларга җәлеп ителү индексы буенча безнең район 1 нче урында тора. Болар барысы да районның икътисади үсеш динамикасын, аның социаль иминлеген билгели һәм сәүдә өлкәсе вәкилләренең сыйфатлы эш күрсәткече булып тора.

Бу өлкәдә күп еллар хезмәт куйган, хәзерге вакытта сәүдә өлкәсе вәкилләренә тәҗрибәле остазлар булып торган тармак ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә.

 Барыгызга да ныклы сәламәтлек, игелекле эшегездә уңышлар, бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч, гаиләләрегезгә иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International