Битараф булмыйк

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Табигатьтә булырга яратам. Елга-күлләр, су, яшеллек булган урыннар күңелне үзенә тартып тора. Бу көннәрдә мин тагын күлләр тирәсендә әйләнәм. “Зур күл”нең яр буйларында агачларны сирәкләгәч, ул тагын да зураеп, матурланып киткән. Анда хәзер 5-6 урында балык тоталар, кайберләре кечкенә оныкларын да алып киләләр.

Карап торам, бабае бер кармак, оныгы ике кармак белән балык тоталар. Менә кайда ул күңеллелек, җанга шифа! Ә беркөнне кичке якта, сәгать 7ләр тирәсендә бер гаилә көймәдә йөзә иде. Сокланып, кызыгып карап тордык, кыскасы, бу җәйдә “Зур күл” гә җанлылык иңде. Берничә ел инде монда балык тотарга килүчеләр дә юк иде. “Гагарин урамы күле”н дә бераз караганнар, ике урында суда яткан агач ботак-ларын алганнар. Бер урында бигрәк куркыныч, бала-чага ауган агач өстендә уйнап йөри иде. Ул агачларны кисеп, өеп куйганнар, күргәч, күңел тынычланып киткән иде. Ике урындагы ул өемнәр инде айга якын (артыграк та булмаса) һаман  шул урында торалар, кайсылары инде  киредән суга төшеп баралар. Аларны инде шунда ук төяп алып китәсе генә иде дә бит, бездә эш сузып яки ике кат эшләнә шул.

Әйтәсе килгән тагын берничә әйбер бар әле. Күптәнрәк инде, җәйгә аяк басканда ук кемдер берәү яр кырыена пыяласы белән тәрәзә рамы китереп ташлаган. Балалардыр инде, рамны алып, пыяласын кеше йөри торган сукмакта ватканнар. Башта читләтеп йөрделәр, аннары бер мәрхәмәтлесе ул сукмакны бераз чистартты бугай, сак кына йөри башладылар. Икенче берәү өенә ремонт ясаганда штукатурын ерганакка каен төбенә китереп салган. Чүп чүпне җыя бит ул, моны күреп, тагын икенче берәү нидер китереп ташламас дип әйтеп булмый. Икесе дә күңелне әрнетә торган, үзеңнән башка кешеләргә, табигатькә карата мәрхәмәтсезлек, кешелексезлек, ваемсызлык, тәрбиясезлекне аңлата торган күренешләр бу. Татар халкы чиста, тырыш халык бит ул, өен, каралты-курасын чиста, төзек тота. Капканы ачып, ишек алдыннан чыгып киткәч, шул матур гадәте нишләптер югала аның.

Әйтәсе килгән сүзем шул: бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк, елга, күл, чишмә буйларына чүп-чар ташламыйк. Балык тотсак та, ял итсәк тә үзебездән соң чүп калдырып китмик. Үзебез яши торган мохитне пычратып, табигатьнең ямен югалтмыйк. Матурлыкка, чисталыкка битараф булмыйк.

 

Роза Шәйхетдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International