Белем бирү учреждениеләре Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан аерым контрольдә тора.
План буенча һәм планнан тыш тикшерүләрдән башка, ел саен, яңа уку елы алдыннан өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Быел әлеге тикшерүләр июль азагында баш-ланачак.
Җәйге каникуллар чорында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кирәкле ремонт эшләре баш-карырга кирәк. Эва-куация юлларының торышына, янгын сигналы системасының төзекле-генә, шулай ук биналарда электр үткәргече һәм җылыту системаларының торышына аерым игътибар итәргә. Уку йортларын яңа уку елына, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча туры китереп әзерләп бетерергә кирәк.
Рөстәм Сафин,
Арча һәм Әтнә районнары буенча
янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе