Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, Россия федераль салым хезмәте идарәсе бизнес вәкилләрен документларны электрон рәвештә алып барырга чакыра. Электрон документлар белән эшләү турында аңлатып үтсәгез иде.
– Бүген электрон документлар белән эшләү өчен мөмкинлекләр бар. Хәзер теләсә кайсы салым органында квалификацияле электрон имзаны (КЭП) бушка алырга була.
– Электрон имза бигрәк тә нинди очракларда таләп ителә?
– Электрон имза һәрвакыт кирәк. Иң беренче чиратта ул дәүләт органнары һәм контрагентлар белән эш иткәндә сорала. Салым һәм бухгалтерия хисапларын тапшыру өчен яки дәүләт хезмәтләре порталында да кирәк ул.
– Эшмәкәрләргә һәм оешма җитәкчеләренә электрон имзаны ничек алырга?
– Электрон имзага квалификацияле ачкыч алу өчен эшмәкәрләргә һәм оешма җитәкчеләренә салым органына паспорт, ИНН, СНИЛС, сертификатлы ачкыч мәгълүматын йөртүче-USВны күрсәтергә һәм бу шәхси документларны раслау процедурасын үтәргә кирәк.
– Ә ничек эш итү җайлырак?
– Иң уңайлысы – электрон имзаны алу өчен шәхси кабинет аша онлайн гариза бирү. Инспекциягә алдан язылып килү мөмкинлеге бар. “Салым органына онлайн язылу” сервисы ярдәмендә алдан язылып була.
– Электрон имзаны алуның тагын башка юллары бармы?
– Моннан тыш, хәзерге вакытта Россиянең федераль салым органнары программаларны эшләүчеләр белән бергә электрон имза белән эш итү өчен яңа программаларны куллану буенча эксперимент үткәрәләр. Программалардан бушлай файдалану өчен салым органыннан электрон имзаны алырга кирәк. Программалар Россия федераль салым хезмәтенең документларны раслау үзәге сертификатлары белән генә эшли. Элек алынган сертификатлар белән эшләү өчен теләсә кайсы салым органыннан КЭПны яңадан чыгару таләп ителә.
– Бу турыда тагын да тулырак мәгълүматны кайдан алып була?
– Тагын да тулырак мәгълүмат Россия салым хезмәтенең рәсми сайтындагы (nalog.gov.ru) “Электрон имзаны алу тәртибе” дигән биттә урнаштырылган. Шулай ук Россия федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча (8-800-222-2222) мөрәҗәгать итәргә була.
– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия Саттарова