Игелекнең чиге юк. Син дә катнаш

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Арча район балалар китапханәсе инвалидлар оешмасы белән берлектә “Игелекнең чиге юк” бәйгесендә җиңүче булды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен эшләнгән проект бу.

Бүгенге көндә китапханә эшчәнлеге китап бирү белән генә чикләнә дип уйлаган кеше бик ялгыша. Чөнки китапханәчеләр көн саен ниндидер чара оештыралар, китап укучыларын кирәкле китаплар белән тәэмин итәләр, проектлар язалар  – бөтенесен санап бетереп тә булмый. Өстәвенә алар әле район күләмендә үткәрелгән бер чарадан да читтә калмый.

Инвалид балалар белән эшләү дә китапханә эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Район балалар китапханәсе инде күп еллар “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге белән берлектә эшли. Китапханәчеләр балаларны кызыклы китаплар белән таныштыралар, әкият геройлары булып киенеп, төрле уеннар, җырлы-биюле чаралар үткәрәләр.

Әлеге проект кысаларында да мөмкинлекләре чикле булган балаларны сәламәт балалар белән аралаштыру максатыннан төрле чаралар үткәрергә планлаштырыла. Мәсәлән, шәһәребезнең истәлекле урыннарына сәяхәт, әдәби бәйгеләр, кул эшләре буенча осталык дәресләре, күңел ачу бәйрәмнәре. Шуларны тормышка ашыру максатында шәһәребезнең актив яшүсмерләре командасы булдырылачак. Мөмкинлекләре чикле булган балалар белән аралашасы һәм аларның тормышларын ямьләндерәсе килгән урта яшьтәге укучыларыбызны проектта актив катнашырга чакырып калабыз.

Проектны тормышка ашыру күп файда китерәчәк. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади чараларда катнашулары аларның сәләтләрен ачарга, тормышка яраклашырга ярдәм итәчәк.

Гөлназ Байкова,

район балалар китапханәсе китапханәчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International