Сүтәргә туры килде

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Арча районы прокуратурасы урманнарны файдалану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү өлешендә урманнарны саклау законнарының үтәлешен тикшерде.

Арча урманчылыгының Сурнар участок урманчылыгы территориясендә законсыз төзелгән хуҗасыз объект барлыгы ачыкланды. Әлеге территория әйләндереп алынмаган, төзекләндерелмәгән. Мондый хәл урманнарда янгын куркынычын арттыра.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Арча урманчылыгы җитәкчесе адресына ачык-ланган җитешсезлекләрне бетерү турында гариза кертте. Нәтиҗәдә җаваплы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, законсыз корылма сүтелде, урманның бу өлеше канәгатьләнерлек хәлгә китерелде.

 

М.Гыймалтдинов,

прокурор ярдәмчесе, 2 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International