Арча районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Ачыкланганча, районда яшәүче бу кеше наркотик матдәләр куллана, наркологта исәптә тора. Табиблар комиссиясе хәзерге вакытта аңа транспорт чаралары белән идарә итәргә ярамый, дигән нәтиҗә чыгарган. Ә аның машина йөртү таныклыгы бар. Наркомания, алкоголизм, психик авырулар белән газапланучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хәтәрлек тудыралар.
Шуңа бәйле рәвештә прокуратура судка әлеге кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктатуны сорап административ дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге таләп канәгатьләндерелде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.