Күлтәс авылы клубында шигырь язучы Гөлара Шәрипова һәм аның гаиләсе катнашында “Яшьлек эзләре” дип аталган очрашу һич истән чыкмый.
Матур очрашу булды ул.
Гөлараның әнисе Гөлфирә апа Күлтәс авылы кызы. Гөлфирә Иске Төрнәле авылы егете Вәкилгә кияүгә чыга. Ә Гөлара Гөлфирә апа белән Вәкил абыйның бишенче баласы булып дөньяга килә. Аңа гөлләр кебек матур булсын дип Гөлара исеме кушалар.
Гөлара Иске Төрнәле мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесында укый. Шура авылында башлангычларны укыта. Шушы авыл егете Ингел Шәриповка кияүгә чыга. Ингел бик шаян кеше һәм матур тавышлы җырчы да. 2005 елда Казанбаш авылыннан йорт сатып алып, шунда гомер итәләр. Бергә-бергә алар 4 малай – Салават, Айзат, Марат һәм Азатны тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде олы уллары Салават үзе дә гаилә корган. Айзат МЧСта эшли, Марат Үрнәктә агросәнәгать көллиятендә, кечесе Азат 1нче сыйныфны тәмамлады. Гөлара үзе Казанбаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Ул ясаган матур чәчәк-лампалары бөтен Татарстанга таралган. Әле ул иминиятләү агенты да икән.
Гөлара ишле гаиләдән. 5 кыз, 1 малай тәгәрәшеп үсәләр. Җылы хисләр аның шигырьләрендә дә чагыла.
Кыз туган ул – газиз, кадерле,
Шушы үзе бәхет түгелме?
Аралашып тату яшәүләр
Гел җылытып тора күңелне.
“Әни теккән күлмәк” шигыре мине дә балачагыма алып кайтты. Күзләргә яшьләр килде...
Киң итәкле, күпертмәле җиңле,
Билләренә пута куелган.
Шау чәчәкле әни теккән күлмәк
Никтер һаман чыкмый уемнан.
Күңелен һәм җан җылысын биреп
Әни теккән шул күлмәкләр белән
Истә калган бала чакларым...
Нәкъ безнеңчә! Миңа да әни шулай матур күлмәкләр тегеп киертә иде.
Шау чәчәкле гади генә күлмәк
Бик киясем килде бүген дә.
Тик шулай да әни теккәннәре
Кадерлерәк икән күңелгә.
– Балачагым хатирәләре әнинең туган авылы Күлтәс белән үрелеп бара, – дип сөйләде Гөлара. – Мин анда бик еш килә идем. Башта әнигә ияреп барсам, үсә төшкәч, 2-3 сыйныфта велосипед белән үзем генә бара торган булдым. 3 км олы юлдан барасы, аннан 1 чакрым урман чыгасы, 1 чакрым басу. Ничек курыкмыйча чыгарып җибәргән әни, исем китә. Без мөстәкыйль булып үскәнбез. Әти-әни дә безгә ышанган. Әбием Фәрзәнә, чын мәгънәсендә, ак әби иде. Әбиемне уйлау белән күңелемә рәхәт, җылы булып китә. Аннан сагыну хисе биләп ала. Бабам Һади да бик тырыш, акыллы, йомшак күңелле кеше иде. Алар бер яклы агач өйдә яшәделәр. Анда һәрнәрсә үз урынында, чисталык, пөхтәлек, тәртип – балкып тора. Аларга килеп керешкә ниндидер тәмле исләр борынга килеп бәрелә. Әбиемнең олы мичтә пешкән кабартмалары телеңне йотарлык тәмле булыр иде, ә самавыр һәрвакыт кайнап утыра... Моны онытып буламыни! Аларның әле сап-сары бүрәнәдән терәп эшләнгән җәйге өйләре дә бар иде. Анда дүрт абыйның туйлары гөрләп узды. Мин бу өйгә музейга кергән кебек керә идем. Бик матур иде ул йорт. Әби белән бабай мин үсеп җитеп, җиткән кыз булганчы тигез, матур гомер кичерделәр.
Авыл җире, балалар... Гөлара ничек өлгерә шигырь язарга? “Шигырь язарга вакыт күп кирәкми. Хис-тойгылар күңелдән ургылып чыга...
Шигырь эзлим табигатьтән,
Искән җилдән, аккан судан.
Бушанырга сәбәп эзлим,
Күңел чөнки шыплап тулган...
Шуны беләм,
Сулган җаннар арулансын,
Тамчы-тамчы илһам җыям...”.
Безнең сорауга әнә шулай шигырь юллары белән җавап бирде Гөлара.
Авылдашыбыз Гөлараның “Баллы көзләрем” дигән китабы чыгуы, аның шигырьләренә композиторлар көйләр язуы ул – безнең горурлык та. Китапны алып укый башлагач, шуны аңладым: монда бит безнең кичерешләр! Фикерләр уртаклыгы! Үзе әйтмешли, ничек бар – шулай язган. Чынбарлык. Шуңа да якын ул безнең һәркайсыбызга.
Кичәдә Гөлараның иҗатташ дуслары бар иде. Төрнәледән Фәнис Тимашев шулай ук үзенең язган шигырьләрен укыды. Искиткеч мәгънәле, матур шигырьләр. Фәниснең әбисе дә Күлтәс кызы булган. Урта Бирәзәдән шигырь язучы Дамир Нуриәхмәтовның әтисе Фәтрахман Урта Бирәзәнеке, ә әнисе Суфия апа Күлтәснеке булып чыкты. Ә Суфия апа миңа әтиебез ягыннан туган.
Кичәдә Гөлараның иң якын, кадерле кешеләре – әтисе Вәкил абый һәм әнисе Гөлфирә апа да бар иде. Бәхетле Гөлара. Чөнки аның әти-әнисе исән. Гөлара язган “Әниемә”, “Әтиемә” шигырьләрен дулкынланып тыңладык. “Гөрләвекле балачак” җырын апасы Эльмира башкарды. Бу җырга көйне Лилия Муллагалиева язган һәм ул аны үзе башкара да. Бу җыр “Болгар радиосы” премиясенә лаек булды. Авылдашлар Гөлараның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Күлтәс авылы ветераннарының “Мирас” хоры да чыгыш ясады. Авылыбыз укытучысы Мансур кызы Айсылу төзегән сценарий буенча кичә бик матур барды. Гөлараның әнисе Гөлфирә апаның яшьлек дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре Наилә, Гөлшат, Гөлфия, Люция апалар истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Гөлфирә апаның бик ярдәмчел, йомшак күңелле, уңган-булганлыгын бер дә онытмаганнар. Гөлшат апа “Балаларым” шигырен бик дулкынланып укыды. Ул үзе дә биш бала әнисе.
“Яшьлегемне никтер сагынам” шигырендә әйтерсең лә минем кичерешләр язылган. Хәтта төшләрне дә бертөсле күргәнбез...
Күршеләр темасы да күтәрелде. Мөгаллимә апа Йосыпова үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашып, Гөларага бик матур яран гөле бүләк итте. Без кичәдән өйләребезгә кайтып җиткәнче бу гөл турындагы шигыре әзер иде инде Гөлараның.
Бик кадерле бүләк
алып кайттым
Яран гөл бу, нәни генә тармак.
Мөгаллимә апа истәлеге,
Гөлләре дә үзе кебек салмак.
Гади гөл бу, тик зыялы, затлы
Туган туфрак, әнкәй кебек назлы.
Һич онытмам сөйгән
халкым белән
Мине зурлап очраштырган язны.
Балачагым, яшьлек эзләреннән
Урап кайттым
әнкәм белән бергә.
Сагынырмын, сезне,
юксынырмын,
Карый-карый шушы яран гөлгә.
Авылыбызны җанландырып, уятып җибәргән шушы очрашу өчен оештыручыларга рәхмәт.
Гөлсинә Хәбибуллина.
Күлтәс-Арча