Сочидан җиңеп кайттылар

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Арча Укучылар сараенда шөгыльләнүче “Сөембикә” бию коллективы Сочи шәһәрендә  узган  Халыкара конкурс-фестивальдә (“Мир на ладони”), ике бию белән катнашып, 1нче һәм 2нче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек  булды.

1нче дәрәҗә “Диңгезләр, дулкыннар буенча” биюенә бирелде. 2нче дәрәҗә – “Печән өсте” биюенә. Санкт-Петербургка, Мәскәүгә, чыгыш ясау өчен, чакыру кәгазьләре белән сөенеп кайттылар. Хореография житәкчесе Илһамия Мөбарәковнага, балалар белән баручы әти-әниләргә, Укучылар сарае җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бу ансамбльгә безнең онык Алмаз (ул фотода уңнан өченче) йөри. Улыбызның уңышларына без бик сөенәбез. Исән-сау булсыннар.

Дания Хәйретдинова.

Айван авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International