“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Ул кичне Арча стадионы шау итеп торды. Арчаның 6нчы мәктәбендә укучы балалар әти-әниләре, энекәш, сеңелкәш, абый, апалары белән “Гаилә бәйрәме”нә килделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык...  Бу матур чараны район яшьләр бүлеге, “Форпост” оешмасы командасы, социаль яклау бүлеге һәм Арча китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Иң башта гаиләләр үзләре белән таныштырып чыктылар. Аннан төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары башланды. Әти-әниләргә дә, балаларга да кызыклы бәйге, ярышлар иде алар. Командалар сорау-җавап, капчык киеп йөгерү, кашык белән бер савыттан икенчесенә су ташу, боҗрага туп ату һ.б. уеннарда яратып катнаштылар.

Ахырдан бүләкләр алып, бик канәгать булып таралыштылар.

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International