Айванның авыл башы Тәлига апа безнең күз алдында тора. Шулай булып истә калачак та ул. Урта урамның авыл башында яши алар.
Мин үзем дә Айван авылыннан. Үткән-барганда гел очрашып торабыз. Лаеклы ялга чыккач капка төбенә чыгып утырыр иде. Хәл сорашып, гел сөйләшеп торды.
Бүген инде, капка төбенә үк бик чыга алмыйм, ди. Чордашларым да юк инде, ди. Авыл урамнары кич утырырга чыккан әби-апалар, абзыйлар белән күңелле иде. Алар хәзер берсе дә юк... Сүзебез дога булып барып ирешсен. Тәлига апа Хәйруллинаны 90 яшьлеге белән котларга килгәч, әнә шулай авылдашларны искә төшереп утырдык.
Терәлеп торган күршесе, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина бүләкләр белән котларга керде. Арчадан шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова да бүләкләр белән килде. Ул юбилярга Россия Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Өй эче оныкларның шатлыклы авазыннан гөр килеп торды. Тәлига апа, Альмира, мин, кызлары Алсу, Гөлшат, Филсинә (дүртенче кыз Гөлнара эштә, диделәр) рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Берүзе диярлек дүрт кыз үстерде ул. “Рафаэль белән 18 ел гына яшәдек без, – дип сөйли Тәлига апа. – Исән булса да бергә яшәмәдек... Берүзем бу кызларны ничек кеше итәрмен дип борчылдым. Әти сүзе, әти кулы кирәк бит ул...”. “Сөбханалла, бөтенесе дә тәртипле булып үстеләр”, – дип куәтләп алды сүзне Альмира Гатауллина. “Без әнидән куркып тора идек, – диде олы кызы Алсу. – Безгә таләпчән булды әни. Без бит кыз балалар. Әти юк. Шуңа да каты торгандыр инде”.
Тәлига апа 1932 елны Айван авылында туган. Түбән урамда, су буена төшә торган тыкрык кырыендагы йорт алар нигезе. Бу йортта хәзер юбилярның апасы Әсмабикә апа кызы Рәмзия Гатауллина яши. Ә авыл башында алар ире Рафаэль белән йорт җиткерәләр. “Бу Гыйлаҗ бай нигезе булган”, – ди Тәлига апа. Сөбханалла, Тәлига апаның да бүгенге көне бик рәхәт. Кияве Рәшит белән кызы Филсинә нинди матур йорт салып чыктылар. Авылга кергәндә гел шушы йорт яныннан сокланып үтәсең. Тәрәзә төбендәге гөлләренә карап, сөбханалла, диясең. “Кайнатам Наил балта остасы минем, – дип сөйли кызы Филсинә. – Минем Арчада яшисе килгән иде. Әти (кайната) йортны Айванга салыгыз. Урыны да әйбәт. Әниегез дә ялгыз булмас, дип күндерде. Бүген сөенеп бетә алмыйбыз. Ярый әле йортны Айванга салганбыз, әни дә гомер иткән нигезендә яши, ялгыз түгел”. Өй эче балкып тора. Бар да заманча. Тәлига апаның үзенә телевизорлы бер бүлмә. Ятасы килсә ята, торасы килсә тора. “Рәхәтләнеп кинолар карыйм”, – ди. “Бөтен рәхәтең олыгайган көнеңә калган икән”, – дибез. Тәлига апа безнең белән килешә. Иң авыр елларда балачагы, яшьлеге үткән буын бит бу. Тыл ветераны. “Үгез дә, сыер да җиктек, – дип искә ала ул елларны Тәлига апа. – Урман кисүләр, вагон төяүләр – берсе дә калмады. Авыл җирендә үз йортыңда ирсез яшәүләре дә җиңел булмады. Фермада сыер савулар, бозау, үгез караулар – берсе дә эзсез үтмәгән. Тез башларым авырта. Култык таяклары белән генә йөрим...”. “Балалар, кияүләр бик әйбәт”, – дип шөкер итә. Кызлары Алсу гаиләсе белән Айванда яши, Гөлшат Казанда, Гөлнара Арчада, Филсинә туган нигездә.
Без Тәлига апаны зур юбилее белән котлыйбыз! Тәлига апа исән-сау бул! Балаларың куанычы белән яшә! Сезгә тиеш әле бик күп язлар...
Румия Саттарова