Безгә шундый хәбәр килеп иреште: Наласа авылында бер егет, чын-чынлап, үзе теләп армиягә киткән. Батыр егет! Ул Әлфис Шаһисламов булып чыкты.
Әти-әнисе – Гөлнар белән Марат Шаһисламовлар. Без Гөлнар белән хастаханәдә бергә яттык. Улы Әлфисен табар алдынан. Шул көннән 21 ел үтеп тә киткән. Кай арада?! “9 июльдә Әлфискә 21 яшь тулды, – дип сөйләде безгә Гөлнар дулкынланып. – 21 яшьлеген армиядә үткәрергә насыйп булды...”.
Арчадан армиягә 20 июньдә чыгып киткән алар. Гөберчәктән Адел Гарипов, Алга Көектән Илназ Мусин, Арчадан Рамил Мөхәрләмов, Яңа Кишеттән Ленар Рәхимҗанов, Югары Масрадан Муса Садыйков, Иске Кишеттән Илсаф Сафин, Казанбаштан Булат Фазлыев, Наласадан Әлфис Шаһисламов. Исән-сау хезмәт итәргә язсын. Бүген инде алар бар да хәрби частьларга урнашкан. Әлфис Шаһисламов һәм бергә армиягә киткән Әтнә егете Илнур Хөснетдинов автомобиль батальонына эләккән. Өйрәнүләр үткәч, Казан яки Саратовта хезмәт итәсе икән.
Наласада Шаһисламовлар гаиләсендә булган бар. Узган елның июнь башында авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә урнашкан авылларда булдылар, дәүләт программаларының ничек тормышка ашканын, уңай күренешләрне карадылар, күп итеп мал асраган шәхси хуҗалыкларда булдылар. Менә шунда безне Гөлнар белән Марат Шаһисламовлар хуҗалыгына алып керделәр. Мондагы тәртипне, матурлыкны сокланып карап йөрдек. Гөлнар үзе авыл китапханәсендә эшли. Ире Маратны “Кулы эш белә”, – дип мактап сөйләп торган иде. “Чәй эчү, ял итү урынын да Марат эшләде. Веранда, терлекләр торагын да ул ясады. Улыбыз Әлфис тә булышты”, – дип сөйләде Гөлнар. Әлфис исәп-хисап-икътисад белгечлеге алган, техникум тәмамлаган. Укуын университетта дәвам иткән. Сату менеджеры белгечлегенә. “Университетның 1 курсын тәмамларга өлгерде”, – ди әти-әнисе.
.jpg)
– Аллага шөкер, куанып торабыз. Исән-сау урнаштылар, – дип шөкер итә Гөлнар ханым. – Сабыр ул безнең, зарлана белми. Авыр сабырлы кеше. Әтисенә охшаган. Билгеле, борчылып торабыз. Аллага тапшырдык. Контрактка мәҗбүр итмиләрме, дип сорыйбыз. Юк, ди. Дөрес, әйтеп караганнар. Ашауга килгәндә, өч төрле ризык әзерлиләр икән: кайсын телисең – сайлап аласың.
...Бер елга китә егетләр. Киткән генә иделәр, инде кайтыр вакыт та җиткән, дип тел шартлатабыз. Ә ата-ана өчен ул бик озак тоела. Чөнки көткән кешегә озак.
Исән-сау булып, шатланып-сөенеп күрешергә язсын! Армия хезмәте ул егет кешегә тормышта да, эшкә урнашканда да кирәк.
Румия Надршина