«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Биектау филиалы (Арча бүлекчәсе) 2022 елның 1 августыннан 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия үткәрә.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

12 август 2022 ел

Сорауларыгызны 13.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр

3-18-30 телефоны аша бирергә мөмкин.

Җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы

Туклану рационында җиләк-җимеш продукциясе организмның энергиягә булган тәүлеклек ихтыяҗының якынча 10% ын тәшкил итә. Организмда алар бик аз микъдарда синтезлана. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә C, P, А, Е, К, В9 витаминнары аеруча күп, минераль матдәләр, органик кислоталар, углевод, пектин матдәләре һәм актив клетчаткага да бай. Аларда булган макро - һәм микроэлементлар кеше өчен мөһим матдәләр булып тора.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда, аларның тышкы кыяфәтенә, исенә, төсенә һәм продуктның консистенциясенә игътибар итәргә кирәк. Җиләк-җимештә бозылу һәм черү билгеләре булмаска тиеш. Кабыгы бозылган, кисәкләргә киселгән, черегән, бозылган яшелчә һәм җиләк-җимеш сату тыела. Мондый продукцияне куллану кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерүгә, йогышлы авырулар барлыкка килүгә һәм таралуга китерергә мөмкин. Җиләк-җимеш продукциясен рөхсәт ителгән  урыннарда  гына сатып алырга кирәк,  чөнки анда сатыла торган продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Бәрәңге, яңа җиләк-җимеш продукциясе, шул исәптән бахча культураларын рөхсәтсез сәүдә урыннарында, трассаларда сату рөхсәт ителми.

Продукциянең куркынычсызлыгына инану өчен кулланучы сатучыдан һәр атама буенча туры килү-килмәүне мәҗбүри раслау турында белешмәне үз эченә алган товар-озату документы (ярашлылык турында декларация, яисә документ биргән орган, аның номеры һәм гамәлдә булу срогы күрсәтелгән декларация) белән таныштыруны таләп итәргә хокуклы.

Җиләк-җимеш продукциясен саклаганда җитештерүче билгеләгән саклау шартлары һәм яраклылык вакыты үтәлергә тиеш. Яңа җиләк-җимеш продукциясен саклау өчен складлар һәм бүлмәләр чиста, коры, яхшы җилләтелгән, караңгы булырга һәм карантин санитар таләпләргә туры килергә тиеш.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, районның санитар-эпидемиология хезмәте белгечләре тарафыннан район территориясендә җитештерү контроле программасы кысаларында әйләнештә булган җиләк-җимеш продукциясенең сыйфатына даими мониторинг ясала. Лаборатория тикшеренүләре өчен, куркынычсызлык күрсәткечләрен билгеләү максатыннан, белем бирү учреждениеләрендә, социаль учреждениеләрдә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә продукция сайлап алына. Кирәк булганда, сыйфатсыз продукцияне кулланудан алу буенча чаралар күрелә. Мәсәлән, 2021 елда Арча районы буенча нитратларга   152 проба тикшерелде, аларның 5сендә нитратлар артык булуы ачыкланды, 6 проба пестицидларга, 2-  авыр металл тозларына, 3 проба ГМОга, 183 проба паразитологик күрсәткечләргә, 11 проба микробиологик күрсәткечләргә (иерсиниозны кузгатучылар булу), 3- радиоактив матдәләргә тикшерелде. 438,5 кг җиләк-җимеш продукциясе яраксызга чыгарылды һәм сатудан алынды. 2022 елның 6 аенда 27 проба нитратларга, 3 – пестицидларга, 1 – ГМОга, 60- паразитологик тикшеренүләргә алынды, 8 килограмм җиләк-җимеш продукциясе сатудан чыгарылды.

Сездән мөрәҗәгатьләр көтеп калабыз.

Сәламәтлек теләп, табиб-эпидемиолог Шәйхуллина Эльвира Гаделҗан кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International